Туган телебезне сөябез һәм саклыйбыз
Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасында Туган тел көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Нәниләр белән бергә ата-аналар да чара геройлары булдылар.
Слесаревлар, Беловлар, Әхмәтовлар, Култаевлар гаиләләре районда дус-тату яшәүче удмурт, рус, татар, башкорт халыкларының гореф-гадәтләре белән җыр-бию, шигырь, сәхнә күренешләре, уеннар, презентация аша таныштырдылар. Темага караган викторина һәм табышмаклар чишү, милли...