Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ольга Мәхмүтова – ел тәрбиячесе

Мәктәптәчә мәгариф учреждениеләрендә "Ел тәрбиячесе-2014" бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Иң күп баллар җыйган тәрбиячеләр Ирина Фёдорова (10 нчы балалар бакчасы), Ольга Мәхмүтова (12 нче) һәм укытучы-логопед Олеся Соколова (13 нче) район этабына үттеләр. Бәйге 13 нче балалар бакчасында булды. Жюри рәисе Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов чыгыш ясаучыларга гадел...

Мәктәптәчә мәгариф учреждениеләрендә "Ел тәрбиячесе-2014" бәйгесенең сайлап алу турлары узды.
Иң күп баллар җыйган тәрбиячеләр Ирина Фёдорова (10 нчы балалар бакчасы), Ольга Мәхмүтова (12 нче) һәм укытучы-логопед Олеся Соколова (13 нче) район этабына үттеләр. Бәйге 13 нче балалар бакчасында булды. Жюри рәисе Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов чыгыш ясаучыларга гадел җиңү теләде.
- Мин Ольга Мәхмүтованы хупларга килдем, - ди коллегасы Раушания Ибәтуллина. - Дулкынланам, ләкин аңа ышанам, Ольга Юрьевна - үз эшенең остасы.
Финалистлар беренче турда шәкертләре белән "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасы буенча мастер-класс күрсәттеләр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, викторина сорауларын чиштеләр. Дәрес слайдлар белән баетылды. Чыгышларны жюри әгъзасы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев бәяләде.
- Ирина Фёдорованың мастер-классы бәйге таләпләренә җавап бирде, балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре, пассажир этикеты белән таныштылар, - диде Тәлгат Галиәхмәтович һәм аңа ЮХИДИ бүләген тапшырды.
Вакыт бер урында тормый. Заман тәрбиячесе күп нәрсәләр белергә тиеш: фәнни мәкаләләр язарга, проектлар эшләргә, балалар һәм өлкәннәр белән эшкә нигезле анализ ясарга, иҗади идеяләр һәм энтузиазм чыганагы булырга, компьютерны белергә. Тәрбиячеләр икенче этапта әлеге критерийлардан чыгып "Педколлективның шәкертләр гаиләләре белән үзара мөнәсәбәте" авторлык проектларын якладылар.
- Белем алырга, һөнәремнең яңа мөмкинлекләрен ачарга омтылу мине өстәмә укытучы-логопед белгечлеген үзләштерүгә китерде. Белем һәм тәҗрибәм балалар һәм ата-аналар белән уңышлы эшләргә ярдәм итә. Без тарафдарлар һәм дуслар, - дип яңгырады Олеся Соколова чыгышында.
Жюри фикеренчә, Ольга Мәхмүтова (рәсемдә сулда) ел тәрбиячесе булды. Ул бәйгенең зона турында район данын яклаячак.

Рәхилә Мирзаянова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга