Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дуслык нуры балкый

Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган регионара "Дуслык нуры" фестивале булды. Анда Менделеевск районыннан һәм күрше Удмуртия Республикасыннан балалар фольклор ансамбльләре катнашты. Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" ансамбленең өлкән төркеме чыгышы фестивальгә старт бирде. Мәктәп директоры Олег Васильев кунакларга мөрәҗәгать итте: - Бүген мәктәбебез унынчы мәртәбә җыр, бию, нәфис сүз, туган...

Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган регионара "Дуслык нуры" фестивале булды. Анда Менделеевск районыннан һәм күрше Удмуртия Республикасыннан балалар фольклор ансамбльләре катнашты.
Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" ансамбленең өлкән төркеме чыгышы фестивальгә старт бирде.
Мәктәп директоры Олег Васильев кунакларга мөрәҗәгать итте:
- Бүген мәктәбебез унынчы мәртәбә җыр, бию, нәфис сүз, туган тел, милли традицияләр һәм мәдәният дөньясына - дуслык бәйрәменә дәшә. Фестиваль һәр халыкның үзенчәлеген, телен, мәдәниятен, йолаларын саклап калырга, шул ук вакытта милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә.
Яңабирдедән "Ромашка" бакчасы балаларының "Шур дурын", Бөрешле мәктәбенең "Чишмәкәйләр" ансамбленең (Валентина Тимошенко) "Кичке уен", коррекция мәктәбенең "Балагурлар" җыр коллективы (Наталья Крестьянинова һәм Алсу Вәлиева) өч телдә яңгыраткан "Эх сез, матур кызлар" композицияләре, "Теремшур кускылиос" ансамбленең кече төркеме, Монаш мәктәбенең "Дыдыкынос" (Людмила Павлова) һәм "Кечыйол" (Снежана Андреева), Илнәттән "Марий сем" (җитәкчесе Татьяна Абрамова), Абалачтан "Ак калфак" (Мәүлия Фәйзрахманова), фольклор коллективлары, балалар сәнгать мәктәбеннән "Шатлык" (Надежда Хөрмәтуллина) ансамбле башкарган җырлы-биюле тамашалар җыелганнар күңеленә хуш килде.
Удмуртиядән килгән кунаклар - Алнаш районының Муваж мәктәбеннән "Усо мусоос" коллективының сәхнә күренеше чара бизәге булды.
Фестиваль хуҗалары буларак "Теремшур кускылиос" ансамбле чыгышы һәм сәхнәгә шәмнәр куелган зур бәйрәм торты алып чыгу белән тәмамланды.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Зырянова катнашучыларга дипломнар, этник культураны пропагандалау, милли үзаңны формалаштыру, балаларда әхлакый сыйфатларны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Яңабирде мәктәбе директоры Олег Васильевка һәм күргәзмәгә кул эшләре тәкъдим иткән коррекция мәктәбе коллективына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәдинә Григорьева


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Мђдђният елы Яћабирде