Штанганы кызлар да күтәрә
1 нче мәктәп укучысы Виктория Штейнке пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында көмеш призер булды.
- Ярышлар Данияның Родби шәһәрендә узды, - дип сөйли ул. - Дөньяның 20 иленнән спортчылар катнашты.
Штейнкелар гаиләсе - әнисе Эльмира Рафаэловна, әтисе Владимир Брунович, кечкенә Евгения спорт белән дус, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар: кыш көне...