Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Документлар пенсиягә бер ел кала җыела

Лаеклы ялга чыгу мәсьәләсе булачак пенсионерларны кызыксындыра. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләде. - Раушан Камилевна, пенсия рәсмиләштерү процедурасы ничек башкарыла? Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк? - Россия Федерациясендә гомум билгеләнгән...

Лаеклы ялга чыгу мәсьәләсе булачак пенсионерларны кызыксындыра. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова безнең корреспондент Вәсилә Мортазинага пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать итү тәртибе турында сөйләде.
- Раушан Камилевна, пенсия рәсмиләштерү процедурасы ничек башкарыла? Пенсия яшенә җитүгә нинди инстанцияләргә һәм нинди срокларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Россия Федерациясендә гомум билгеләнгән пенсия яше - хатын-кызлар өчен 55, ир-атлар өчен 60 яшь. Шушы яшькә җитү белән гражданин картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Пенсия билгеләү турында гариза яшәү урыны буенча ПФ Идарәсенә бирелә.
- Пенсия билгеләү өчен нинди документлар кирәк?
- Пенсия билгеләү турында мөрәҗәгать иткәндә гаризага түбәндәге документлар теркәлә: Россия Федерациясе гражданины паспорты (РФ гражданнары өчен), яшәү урыны буенча теркәлү (чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен), мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС). Кирәк булганда өстәмә документлар: 2002 елның 1 гыйнварына кадәр рәттән килүче теләсә нинди 60 ай өчен хезмәт хакы турында белешмә, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары турында белешмә (мәсәлән, балалар), билгеләнүче пенсиянең төренә карап, башка документлар.
Идарә хезмәткәрләре сез тәкъдим иткән документларга бәя бирәчәк һәм, билгеләнүче пенсия төренә карап, өстәмә документлар җыю кирәклеген аңлатачак. Ләкин пенсия билгеләүгә кирәкле документларны әзерләү турында алдан да уйлап була. Алдан әзерлек сезгә мөрәҗәгать итү көненә үз вакытында һәм дөрес пенсия билгеләү өчен кирәкле документларның тулы пакетын булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Шуңа күрә бу эшне пенсия яше җитәргә бер ел кала башларга кирәк.
- Пенсия өчен мөрәҗәгать итүнең гомуми тәртибе турында сөйләгез әле.
- Гражданнар пенсиягә хокук алганнан соң теләсә кайсы вакытта аны билгеләү өчен мөрәҗәгать итә алалар. Сроклар буенча чикләүләр юк. Картлык буенча пенсия билгеләү турында гариза РФ Пенсия фондының территориаль идарәсе тарафыннан гражданинның пенсия яше җиткәнче дә кабул ителергә мөмкин, ләкин пенсиягә хокукка бер айдан да иртә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Пенсия Менделеевск яналыклары