Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Штанганы кызлар да күтәрә

1 нче мәктәп укучысы Виктория Штейнке пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында көмеш призер булды. - Ярышлар Данияның Родби шәһәрендә узды, - дип сөйли ул. - Дөньяның 20 иленнән спортчылар катнашты. Штейнкелар гаиләсе - әнисе Эльмира Рафаэловна, әтисе Владимир Брунович, кечкенә Евгения спорт белән дус, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар: кыш көне...

1 нче мәктәп укучысы Виктория Штейнке пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында көмеш призер булды.
- Ярышлар Данияның Родби шәһәрендә узды, - дип сөйли ул. - Дөньяның 20 иленнән спортчылар катнашты.
Штейнкелар гаиләсе - әнисе Эльмира Рафаэловна, әтисе Владимир Брунович, кечкенә Евгения спорт белән дус, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар: кыш көне бергәләп чаңгыда йөриләр, тимераякта шуалар, җәен табигать кочагында куна калып балык тоталар, су коеналар, походларга йөриләр.
- Пауэрлифтингта мин быелның гыйнварыннан, - дип дәвам итә кыз. - Элек ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Кызганычка каршы, тренер яшәү урынын алыштырды һәм төркемебез таркалды. Хәзер Яр Чаллыга шәхси шөгыльләргә йөрим. Остазым - Александр Анатольевич Красильников.
- Безнең кызыбыз үҗәт, максатына омтылучан, - дип сөйли әти-әнисе. - Без башта спортның бу төренә каршы булган идек, штанга күтәрү әле формалашып бетмәгән организмда тискәре чагылыш табар дип уйладык. Ләкин Вика безне моның киресенә ышандырды: шөгыльләргә алып барды, пауэрлифтинг белән күптән шөгыльләнүче башка кызлар белән таныштырды, фильмнар күрсәтте.
Инде биш шөгыльдән соң Виктория беренче җиңүен яулый - республика ярышларында алдынгылыкны били, бер айдан, 67,5 кг авырлыктагы штанга күтәреп, Идел буе федераль округы чемпионатының алтын призеры була. Мәскәүдә Россия беренчелеге якташыбызның копилкасын көмеш медаль белән тулыландыра (72,5 кг).
В.Штейнке ярышлар сезонын Яшел Үзәндә тәмамлый. Республика чемпионатында 80 кг авырлыктагы штанганы күтәрә, классик ятып күтәрүдә үз яшь һәм авырлык категориясендә абсолют җиңүче була.
- Барлык ярышларда мин спорт мастерлыгына кандидат өчен тиешле сумманы җыйдым һәм нормативны үтәдем, - ди Вика. - Гомуми 300 кг күтәрдем.
Хәзер кыз каникулда. Ләкин үзлегеннән шөгыльләнүен туктатмый, спорт мастеры нормативын тапшырырга әзерләнә.
Без киләчәккә планнары белән дә кызыксындык.
- Пауэрлифтинг белән шөгыльләнү үз-үземә ышануымны арттыра. Бу юнәлештә укырга һәм тренер булырга телим.
Рәхилә Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безнекелђрне бел!