Яраткан эшенә һәм ата-бабалар васыятенә тугрылыклы
Сәламәтлек саклау ветераны Фәүзия Фатыйхова күркәм юбилеен билгеләде.
Фәүзия Миргалимовна безнең газетага даими язылучы, "Татмедиа"АҖ үткәргән бәйгедә ел саен катнашучы. Ул дүрт мәртәбә призер булды. "Менделеевские новости"-"Менделеевск яңалыклары" газеталарын гына түгел, "Татмедиа" нәшер иткән "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәдәни җомга" журналларын да актив укучы. Бу Фатыйховлар гаиләсе алдырган вакытлы басамаларның берничәсе...