Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Парк һәм скверлар көне

Менделеевск шәһәрендә узган елдагы кебек парк һәм скверлар көне киң колач белән узды. Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны сәламләде, парк һәм скверларны чиста һәм тәртиптә тотарга өндәде. "Юность" РМЙ янында иҗат коллективлары катнашында "Алтын көз" исемле концерт булды. Менделеевлылар Лира Улько, Клара Галләмова, "Былина", "Кристалл" җыр һәм бию ансамбльләре һәм...

Менделеевск шәһәрендә узган елдагы кебек парк һәм скверлар көне киң колач белән узды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарны сәламләде, парк һәм скверларны чиста һәм тәртиптә тотарга өндәде.

"Юность" РМЙ янында иҗат коллективлары катнашында "Алтын көз" исемле концерт булды. Менделеевлылар Лира Улько, Клара Галләмова, "Былина", "Кристалл" җыр һәм бию ансамбльләре һәм башка сәнгать осталары чыгышын карап хозурландылар. Шул ук вакытта Ленин скверында тематик мәйданчыклар эшләде. Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре "Яраткан Менделеевск" дип исемләнгән якташ шагыйрьләребез, язучыларыбызның китап күргәзмәсен оештырганнар. Алар китап белән кызыксынучыларга "Буккроссинг прочитал-передай" ясалма мөһерле басмаларны өләштеләр. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1980 еллардагы азык-төлек һәм әйберләр күргәзмәсен булдырган.

- Йомырка, икмәк, балык консервысы, лимонад һәм башкаларның бәяләре ничә сум булган? Әлеге һәм башка сорауларга өлкәннәр бик теләп җавап бирәләр һәм ул чорны искә алучылар күп, - ди музей директоры Елена Мещерякова.

БСМ педагоглары Ольга һәм Николай Фадеевлар теләгәннәр өчен рәсем ясау мөмкинлеген булдырганнар. Биредә яшь буын аеруча күп җыелды, кызлар һәм малайлар бик теләп үзләренә ошаган рәсемнәрне ак кәгазьгә ясадылар.

Бу көнне "Юность" РМЙ ишегалдында милли сыйлар күргәзмәсе җәелдерелде. Татар, рус, удмурт, мари, керәшен халкы өстәлләрдә телеңне йотарлык милли ризыклар әзерләп кенә калмадылар, гармун телләренә кушылып дәртле җыр- биюләрен дә тәкъдим иттеләр, аларга узып баручылар да кушылды.

- Шәһәр һәм районда бәйрәмнәр күңелле уза. Төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яши. Алар салават күпере кебек Менделеевск күген балкыта һәм һәркемгә матурлык, җылылык, рухи азык өләшә. Бүгенге бәйрәм шуның ачык мисалы, - ди хезмәт ветераны Ильгизәр Тимергәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Парк һәм скверлар көне Менделеевск яћалыклары