Тырыш хезмәт уңышка илтә
Иске Гришкин мәктәбе территориясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашуында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә үткәрелде. Анда район мәктәп яны участоклары эшчәнлегенә бәя бирелде.
Җыелганнар мәктәп яны участогында булдылар, территориянең чиста һәм тәртиптә булуын, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, агачлар һәм куаклар үсүен карап хозурландылар. Биредәге ял һәм хезмәт...