Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч метр тирәнлеккә төшү

"Ушков утраулары"нда территорияне төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Халыкара сулыкларны чистарту көнен бәйрәм итү кысаларында парк буасын тикшерүгә район активистлары, "Гомумроссия халык фронты" (ОНФ) иҗтимагый хәрәкәте һәм водолазлар җәлеп ителде. "Гомумроссия халык фронты" 2011 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча төзелде. ОНФның өстенлекле проектлары "Генераль җыештыру", "ОНФның...

"Ушков утраулары"нда территорияне төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Халыкара сулыкларны чистарту көнен бәйрәм итү кысаларында парк буасын тикшерүгә район активистлары, "Гомумроссия халык фронты" (ОНФ) иҗтимагый хәрәкәте һәм водолазлар җәлеп ителде.
"Гомумроссия халык фронты" 2011 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча төзелде. ОНФның өстенлекле проектлары "Генераль җыештыру", "ОНФның юл инспекциясе/үлгән юллар картасы", Шәһәр мохитен төзекләндерү мониторингы үзәге, "Сыйфатка халык бәяләмәсе" һәм "Балаларга - бертигез мөмкинлекләр".
"Генераль җыештыру" программасы кысаларында ОНФ катнашучылары, "Антарктида" региональ гаилә хәрәкәте, Яшьләр һәм спорт эшләре буенча Идарәсе, "Яшьлек" яшьләр үзәге, "Сатори" үсмерләр-яшьләр клубы һәм башкалар берничә сәгать дәвамында яр буе участокларын чүп-чар, корыган агачлардан чистарттылар, үлән чаптылар.
Район башлыгы Валерий Чершинцев, активистларга мөрәҗәгать итеп, аларга инициатива күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәхсән үзе экологик акциядә катнашты.
- Кеше ихтыяҗына юнәлтелгән һәр башлангычны без һәрвакыт яклыйбыз. Шуларның берсе - Менделеевск җирендәге экологик акция. Барыбыз бергә игелекле эш башкарабыз, - дип билгеләде ТР буенча ОНФ региональ бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.
- Буа төбенә төшеп күп нәрсә эшләнде. Сезнең аккошлар безне тагын да яхшырак эшләргә илһамландыра һәм дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Районда тагын да чистарак һәм матуррак булачак, - дип уртаклашты ОНФ әгъзасы, "Антарктида" региональ гаилә хәрәкәте җитәкчесе Сергей Салеев.
Беренче мәртәбә активистлар парк территориясен чистарттылар, водолазлар ярдәмендә буа төбен тикшерделәр. Аның тирәнлеге өч метрга якын. Акция барышында чүп-чар тутырылган 20 капчык җыелды.
- Табигатьне саклау акциясен оештыру яхшы гамәл. Без дәртле музыка астында паркта тәртип булдырдык һәм тирә-юньнең матурлыгын карап сокландык. Көннән-көн биредә яхшырак була бара. Җәяүлеләр өчен юллар бар, инфраструктура булдырыла. Матурлыкны карап йөрүе күңелгә рәхәт, - дип билгеләде Снежана Дәүләтбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев