Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тырыш хезмәт уңышка илтә

Иске Гришкин мәктәбе территориясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашуында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә үткәрелде. Анда район мәктәп яны участоклары эшчәнлегенә бәя бирелде. Җыелганнар мәктәп яны участогында булдылар, территориянең чиста һәм тәртиптә булуын, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, агачлар һәм куаклар үсүен карап хозурландылар. Биредәге ял һәм хезмәт...

Иске Гришкин мәктәбе территориясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашуында мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә үткәрелде. Анда район мәктәп яны участоклары эшчәнлегенә бәя бирелде.
Җыелганнар мәктәп яны участогында булдылар, территориянең чиста һәм тәртиптә булуын, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр, агачлар һәм куаклар үсүен карап хозурландылар. Биредәге ял һәм хезмәт лагерына укытучы-технолог Валерий Миронов җитәкчелегендәге укытучылар белән берлектә 18 бала җәлеп ителгән. Иске Гришкин мәктәбе директоры Вячеслав Мельников сүләренчә, көзен "Уңыш" бәйрәмендә мәктәп яны лагерында тырышып эшләгән укучыларга Грамоталар бирелә. Участокны рациональ файдалану мәктәп ашханәсен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә ярдәм итә, витаминлы ризыклар белән баета.
- Җәйге чорда укучылар остазлары белән мәктәп яны лагерында эш белән мәшгуль. Алар үсентеләргә су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар, үсемлекләрнең төпләрен йомшарталар. Узган елда җыеп алынган уңыштан 6 мең сум чиста табыш алдык, аның бер өлеше орлыклар алуга сарыф ителде. Помидор, кыяр һ.б. орлыкларны иртә язда чәчәбез, аларны мәктәпнең тәрәзә төпләрендә үстерәбез, көннәр җылынгач кына җиргә утыртабыз, - ди Валерий Григорьевич. - Теплицада җылылык һәм су юк, шулай булуга карамастан тырышлык мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.
- Мәктәп яны участокларында чисталык һәм тәртип булырга тиеш. Балаларны кече яшьтән тәрбияләргә, аларны хезмәт сөяргә, табигатьне сакларга өйрәтергә кирәк, - дип белдерде Валерий Сергеевич.
Киңәшмә мәктәп бинасында мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген экранда карау белән башланды.
Район башлыгы ике көн дәвамында мәгариф учреждениеләрендә булып мәктәп яны территорияләре эшчәнлеге торышын тикшерүен билгеләде һәм киңәшмә барышында аларның һәрберсенә анализ ясап лаеклы бәяне куйды. В.Чершинцев участокларда тиешле дәрәҗәдә эшне оештырмаган җитәкчеләрне кискен тәнкыйтьләде һәм аларны алдынгылардан үрнәк алырга чакырды.
Очрашуда урман посадкасын чистарту, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә документлар белән бәйле эшләрне тәртипкә китерү, бюджет средстволарын нәтиҗәле куллану һ.б. мәсьәләләр турында сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев