Географик диктантның иң кызыклы сорау авторын Мәскәүгә бару көтә
Рус географик җәмгыяте (РГО) Географик диктант өчен иң кызыклы сорау авторын эзли. Сораулар 30 апрельгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләрнең исемлеге Рус географик җәмгыяте сайтында 2020 елның 31 июленә кадәр урнаштырылачак.