Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Иномарка белән юл фаҗигасендә Менделеевск районында кеше гомере өзелде

Юл фаҗигасендә Менделеевск районында җиңел машинадагы бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә җирле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.

Вакыйга төнге икедә «Волга» — Бәзәкә М7 автоюлының 11 чакрымында була. Анда иномарка йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәсен боза һәм каршы юнәлештәге юл читенә чыга. Нәтиҗәдә, транспорт йөртүче һәм дүрт пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән БСМПга озатыла. 1999 елгы бишенче пассажир авария урынында җан бирә. Җирле Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре хәбәр итүенчә, машина Менделеевск ягыннан Тихоново юнәлешенә таба хәрәкәт иткән була.

Фото районның ЮХИДИ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев