Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевскида чәчтарашлар эшли башлады

Ләкин чәчтарашлар өчен билгеле бер кагыйдәләр кертелә.

Бу уңайдан ТР Премьер-министры Алексей Песошин карар имзалады, аның нигезендә Татарстандагы чәчтарашлар 20 апрельдән үз ишекләрен ачты.

Әлеге хәбәрне безнең шәһәрнең чәчтарашы Раиса көн дә көтте: «Барлык куркынычсызлык чараларын да саклап эшләячәкбез, билгеле. Бу, беренче чиратта, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен кирәк», — дип саный кыз.

Чәчтарашлар эшчәнлеге өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелә. Шәһәрле сүзләренчә, ул нинди чаралар үтәргә кирәклеген Интернетта бик тиз таба.

«Бинаны һәр көнне җыештырам, бүлмәне даими җилләтәм», — ди кыз.

Хәзер барлык булган кагыйдәләрне үтәүче Раиса эшенә, биналарда өслекләрне, гомуммкуллану урыннарын һәм җиһазларны көненә өч мәртәбәдән дә ким булмаган йогышсызландыру шарты да өстәлә. Гомум керү урыннарында ОРВИны профилактикалау турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Смена тәмамлангач бинаны вирулицид гамәлдәге йогышсызландыру средстволарын файдаланып дымлы чүпрәк белән җыештыру зарур.

Чәчтарашларга клиенлар белән эшләгәндә кайбер чикләүләргә игътибар итәргә кирәк.

«Берүзем генә эшләгәч, миңа үземне антисептиклар, маскалар, шәхси саклану средстволары белән тәэмин итү авыр булмады, — ди менделеевск остасы. — Килүчеләрне алдан язылу буенча гына кабул итәм».

Моннан тыш чәчтарашлар кеше кабул иткән вакытта, ун минут дәвамында тәнәфесләр ясап бүлмәне җилләтергә һәм эш урынын дезинфекцияләргә бурычлылар. Хезмәткәрләр арасында 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция сакларга тиешләр.

Исегезгә төшерәбез, чәчтарашка бару өчен санлы пропускта «чәчтарашка бару» максатын сайлау һәм «11» санын күрсәтү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев