Ушковлар йорты реставрацияләнәчәк
"Татар махсуслаштырылган фәнни-реставрация идарәсе" ААҖ Ушковлар усадьбасының төп йорты бинасын торгызу буенча проект эшләрен үтәүгә тендер отты. Бу максатта килешү төзү бара, ремонт эшләре ике миллион сумнан артыкка төшәчәк. Киләчәктә бинада төбәгебез тарихы музеен урнаштыру планлаштырыла. Якын арада анда белгечләр - архитекторлар һәм реставраторларның килүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев