Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экологик рейд уздырылды

Дүшәмбе көнне журналистлар төркеме шәһәр буенча экологик рейдка чыкты. шунысы кызганыч, нәтиҗәләр куанырлык түгел. Иң элек 1 нче мәктәп янында урнашкан стадионда тукталдык. Көндезге 11 сәгатьтә бу урында чагыштырмача чиста. Мәктәп яны лагеры тәрбиячесе Полина Чермакова аңлатуынча, иртән стадион территориясендә кич утыручылар ташлап калдырган пластик һәм пыяла шешәләр, азык-төлектән бушаган...

Дүшәмбе көнне журналистлар төркеме шәһәр буенча экологик рейдка чыкты. шунысы кызганыч, нәтиҗәләр куанырлык түгел.
Иң элек 1 нче мәктәп янында урнашкан стадионда тукталдык. Көндезге 11 сәгатьтә бу урында чагыштырмача чиста. Мәктәп яны лагеры тәрбиячесе Полина Чермакова аңлатуынча, иртән стадион территориясендә кич утыручылар ташлап калдырган пластик һәм пыяла шешәләр, азык-төлектән бушаган каплар, көнбагыш кабыклары, хәтта шприц очратырга була.
- Дөрес, монда нидер эчәргә һәм капкаларга җыелган аерым категория кешеләр бу урынны чүпли, яшелләндерү бригадасы үсмерләре алар артыннан җыештыра, - дип канәгатьсезлеген белдерә педагог.
Стадион артында якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр өчен билгеләнгән чүп контейнерлары тора. Игътибар белән карасаң, контейнер янәшәсендә 2-3 метр ераклыкта үләнгә чүп капчыклары куелган. Сүзсез дә аңлашыла, чүп савытына кадәр барырга иренгән кемдер аларны шунда калдырган.
Аннан, Геройлар аллеясында булдык. Күрәсең, аны да иртә таңнан җыештырып өлгергәннәр. Әмма, озакка микән? Алга атлыйбыз, анда сугышчы - интернационалистлар һәйкәле. Ком һәм балчык измәсе белән буялган ике обелиск күзгә ташлана. Ватан азатлыгы өчен тормышын кызганмаган Геройларның "йөзен" бозу кемгә кирәк булды, кемнең кулы күтәрелде икән? Бу - балалар шуклыгы яки вандализм, я булмаса мәсхәрә итәргә омтылумы?
Юбилейная урамындагы аллеядан да күңелдә яхшы тәэсир калмый, территория чүп-чарга баткан. Эскәмияләр янәшәсендә төпчекләр, сыра савытлары, пластик шешәләр, шулай ук ватылган пыяла кисәкләре - кичләрен кая барырга белми гомерләрен шушы урында уздыручы яшьләр эше, күрәсең. Якын-тирәдә үсүче алма һәм сәрвәр агачлары яшеллеген узып, чираттагы чүп өеменә тап булабыз. Аның күләме узып китүчеләрне гаҗәпләндерерлек. Монда чүп-чар күптәннән ята, көн узган саен өстәлеп кенә тора, күрәсең.
Химиклар аллеясы - рейдның соңгы пункты. Кояшлы көнне Мыльниковлар гаиләсе анда-монда таралып үскән каеннар күләгәсендә кәкрәйгән эскәмиягә хәл алырга утырганнар, башка төрлесе, ягъни кеше кулы имгәтмәгәне монда калмаган диярлек. Җәй төсмеренә башсыз яктырткычлар һәм чүп өемнәре өстәлә.
- Химиклар аллеясы - безнең яраткан ял итү урыны, өебездән ерак түгел һәм агачлар да шактый күп. Ике ел эчендә аның мондый коточкыч хәлгә калуы гына гаҗәпләндерә, - диләр пенсионер апалар.
Ерак түгел балалар мәйданчыгында тормыш кайный. Надежда Горланова оныгы Виканы атынчык атындыра.
- Без Пушкин урамының 4 нче йортында яшибез, каршы йорттагы учреждение түбәсендәге чүп-чар фатир тәрәзәсеннән ачык күренә. Еш кына шәһәр кешеләреннән коммуналь службалар шәһәр урамнарын начар җыештыра дигәнне ишетергә була. Әмма бу җаваплылык аерым службалар өчен генә түгел, шәһәрлеләр чисталыкны саклауның иң гади кагыйдәләрен үтәргә тиеш, - дип саный Надежда Николаевна.
- Без бу мәйданчыкта уйнап алыр өчен махсус килдек, - дип фикерләрен белдерә кызы Альбина һәм оныгы Амалия белән берлектә Фаина Минеәхмәтовна. - Чөнки шәһәребездә чагыштырмача җиһазланган дип исәпләрлек балалар мәйданчыклары юк диярлек. Чүп савытлары да җитми, кулдагы кәгазь кисәген ташлар өчен махсус чүп савыты эзләп шактый юл үтәргә кирәк.
- Иң мөһиме - гаилә тәрбиясе, - дип сүзгә кушыла оныгы Илья белән килгән Владимир Аничкин. - Туган җирнең кадерен белергә, аны яратырга баланы кечкенәдән күнектерергә кирәк.
Шулай итеп, шәһәр урамнарындагы тәртипсезлек турында күп сөйләргә була. Кыскасы, чүп савытлары җитәрлек урнаштырылмаган, әмма еш кына шундый күренешне күзәтергә була: чүп савыты тулмаган, ә аның янәшәсендә җирдә көнкүреш калдыклары өемнәре хасил була.
Шәһәрнең чүп-чарга күмелеп утыруына кем гаепле соң - коммуналь службалар яки шәһәрлеләрме? Һәр кеше артыннан җыештыручы беркетеп булмый. Менделеевск халкын шәһәребезне чиста тотарга өндисебез килә, бәлки шул вакытта урамнарыбыз чистарак, матуррак булыр иде.
Вәсилә Мортазина,
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Химиклар аллеясы