Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярминкәләр 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

"Чулман" шәһәр базарында җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату буенча бәйрәм ярминкәләре узды. Бәйрәмгә запасланырга килгән менделеевлылар канәгать калды. Нәтиҗә сатучыларны - фермерларны һәм эшмәкәрләрне дә сөендерде. Акбер гасанов, Эльдар Мәхмүдов, илнур Хәйриев, Георгий Харитонов, Евгений Зырянов, Виктор Васильев крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алнаш районыннан фермер Людмила Сапожникова...

"Чулман" шәһәр базарында җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату буенча бәйрәм ярминкәләре узды.
Бәйрәмгә запасланырга килгән менделеевлылар канәгать калды. Нәтиҗә сатучыларны - фермерларны һәм эшмәкәрләрне дә сөендерде.
Акбер гасанов, Эльдар Мәхмүдов, илнур Хәйриев, Георгий Харитонов, Евгений Зырянов, Виктор Васильев крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Алнаш районыннан фермер Людмила Сапожникова ярмалар алып килде: карабодай - килограммы 45 сумнан, ярылган карабодай - 40, борчак - 25. Монаштан Виталий Байтуганов шәхси ярдәмче хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте.
Ит һәм сөт продукциясе, аларның бәяләре сатып алучыларның күңеленә хуш килде. Мисал өчен, атланмай - 190 сум, сыер ите - 280, сарык ите 280-300 сум.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фәүзәт Мөфтиев билгеләгәнчә, якынча исәпләүләр буенча 450 мең сумнан артык продукция сатылган. "Татарстанныкын ал" акциясе кысаларында җирле җитештерүчеләрнең экологик чиста һәм сыйфатлы продукциясен сату буенча аграр ярминкәләр һәр атнаның шимбә көннәрендә 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Иртәгә, 14 мартта менделеевлылар теләге буенча чираттагы сәүдә оештырыла. Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге җитештерүчеләрне ярминкәләрдә актив катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары бәйрәм ярминкәсе