Төп рольләрдә – Бәзәкә артистлары
Бәзәкә мәдәният йортында спектакль аншлаг белән узды.
Үзешчән артистлар авыл халкын һәм кунакларны Илфак Шиһаповның "Исерек айныса, хәерче баеса" комедиясе белән сөендерделәр. Хезмәт ветераннары Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазов, төрле һөнәр вәкилләре Фәрид Гәрәев, Кәүсәрия Шәйдуллина, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗаәхмәтовларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Алар концертларда, тематик чараларда актив катнашалар. Бу юлы...