Бәзәкә 500 еллыгын билгели
Иртәгә Бәзәкәдә авылның 500 еллыгы билгеләнә. Күләмле чарага җирлектә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар җыелачак. Программада: 10.00 - "Фан чишмәсен" ачу 11.00 - Ат чабышлары 12.30 - Бәйрәмне тантаналы ачу 13.00 - Спорт һәм милли уеннар, ярышлар 17.00 - Бәйрәм концерты (авыл Мәдәният йорты) Ә биш йөз еллык авылның тарихы нинди? Укучыларны...
- Тумышы белән Бәзәкәдән булган тарих фәннәре кандидаты, доцент, гуманитар фәннәр өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясе лауреаты Альта Мәхмүтова мәгълүматлары буенча, ул Оренбургның Гражданлык палатасында тапкан иң борынгы документ - "7025 елгы грамота". Елны юлиан календарена әйләндерсәк, димәк - 1517 ел. Авыл шул елдан башлангычын ала.
- 1920 елга кадәр авыл Нократ губерниясе Алабуга өязе Салагыш волостена кергән.
- Нәни бәзәкәлеләр өчен беренче ясле-бакча 1933 елда ачыла. Сугыш чорында мәктәпкәчә учреждениенең кечкенә бинасында һәркайсында 25-25, 30ар сабый булган биш төркем тәрбияләнә.
- Бәзәкәле Шәмсетдин Усманов алтынчы башкорт полкы составында Россиядән француз гаскәрләрен кууда катнаша, шуның өчен истәлекле "1812 ел" көмеш медале белән бүләкләнә.
- Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 635 бәзәкәле китә, аларның 241е яу кырында мәңгелеккә ятып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев