Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Авыл

Яңа клубта беренче концерт

Бәзәкә җирлегендә капиталь ремонттан соң яңа клуб ачылды. Эшләр Яңа елдан соң башланган иде, һәм, район җитәкчелеге йогынтысы белән, өзлексез барды. - Бәзәкә талантлары белән данлыклы, - диде котлау сүзендә район башлыгы Валерий Чершинцев. - Биредә концертлар, спектакльләр даими узар дип ышанам. Җирлек башлыгы Розалия Насыйфуллина һәм ««Кама» колхозы» ҖЧҖ...

Бәзәкә җирлегендә капиталь ремонттан соң яңа клуб ачылды. Эшләр Яңа елдан соң башланган иде, һәм, район җитәкчелеге йогынтысы белән, өзлексез барды.

- Бәзәкә талантлары белән данлыклы, - диде котлау сүзендә район башлыгы Валерий Чершинцев. - Биредә концертлар, спектакльләр даими узар дип ышанам.

Җирлек башлыгы Розалия Насыйфуллина һәм ««Кама» колхозы» ҖЧҖ директоры Азат Галимов Валерий Сергеевичка - ремонтка йогынтысы, төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы хуҗалар һәм күрше торак пунктлар артистлары көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Алар тамаша, дискотека залларының, фойеның уңайлылыгын лаеклы бәяләделәр. Чара ахырында өлкәннәр өчен чәй табыны оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Бәзәкә