Ижевка тег белән яңалыклар
-
Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла
Ижёвкалыларның муниципалитет һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы бүләкләүдән башланды - "Ижминводы" санаторие коллективы (директоры Айдар Садыйков) Милли кухня көннәрен уңышлы үткәрүе өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Җирлек башлыгы вазифаларын үтәүче Тимур Сабиров отчёт чорындагы эшчәнлек белән таныштырды. Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла....
-
Ижёвкалыларның өйләренә күптән көтелгән су килде
Ижевка авылында район җитәкчесе Валерий Чершинцев, җирлек башкарма комитеты һәм предприятиеләр йогынтысында халыкны су белән тәэмин итү буенча күптәнге проблема чишелде. Моңарчы завод поселогы дип аталучы районда яшәүчеләр су белән "Шифалы су" заводы суүткәргеченең иске тармагыннан тәэмин ителделәр. 1 апрельдән, предприятиенең банкротлыгы белән, су бирүне туктату турында хәбәр килде. Проблеманы...
-
Киресенчә көн, “Ералаш” һәм мультфильмнар
Ижевка мәктәп яны лагерында «Киресенчә көн» чарасы узды. Балалар бик теләп шаян бәйгеләрдә катнаштылар, бер-берсенә исемнәрен кирегә әйтеп эндәштеләр, хәтта киемнәрен дә алдын артка киеп йөрделәр. «Киресенчә көн» «Ижминводы» санаториеның балалар һәм күзәтү мәйданчыгына бару, "Ералаш" һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
-
Чордашлар әле дә бергә
Ижёвка авылында гомер кичерүче Наҗия Әхмәтҗанова 90 яшен билгеләде. Узган атнада юбилярның фатирында бәйрәм рухы хөкем сөрде: якыннары, дуслары, күршеләре котларга ашыкты. Ветеранны истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау...
-
Зур авылда хат ташучы юк
Редакциягә Ижёвкада яшәүче II төркем инвалид Фалих Каюмов мөрәҗәгать итте. - Безнең зур авылда хат ташучы юк, - диде ул. - Почта бүлекчәсе бикле, халык газета-журналлар, пенсия ала алмый. Ф.Каюмовны шулай ук хуҗасыз этләр проблемасы да борчый. - Алар күпкатлы йортлар янында өерләре белән йөриләр, - дип дәвам итә безнең...
-
Бабама Җиңү өчен рәхмәт
Ижёвка мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм оештырылды. Әдәби-музыкаль композиция сугыш темасын чагылдырган җырлар яңгырашында презентация, слайд-шоу белән башланды. Беренче сыйныф укучылары (укытучылары Зоя Шәйхетдинова) монтаж тәкъдим иттеләр. Бөтенроссия шигырь конкурсының район этабы лауреаты Ралина Нургалиеваның М.Җәлилнең "Кызыл ромашкалар" шигырен укуы һәркемне дулкынландырды. "Конфетти", "Колибри" бию төркемнәре кунакларга композицияләр...
-
Авырлыклар безне сындырмады
Ижёвкада гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Мирзакаева Каюма Дәүләтшевна Җиңү бәйрәме алдыннан якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен каршылады. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветеранны беренче җитәкче Игорь Привалов исеменнән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның истәлекле адресын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Котлауларга җирлек башлыгы Валентина Пономарёва да...
-
Концерт белән кунакта
Шимбә көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" рус җырлары ансамбле (җитәкчесе Инна Килеева), Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты "Магия" халык биюе төркеме (җитәкчесе Марина Петленко) Ижёвка авылы тамашачысы алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясап, онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар. Озак көткәннән соң республика президенты программасы кысаларында төзелгән яңа объект - авыл...
-
"Көз гүзәле"н сайладылар
Ижёвка мәдәният йортында "Көз гүзәле"н сайлау чарасы узды. Укучы кызлар "Визит карточкасы", "Уңганнар", "Көзге материаллардан кул эшләре", "Сәхнә осталары" бәйгеләрендә үзләрен артистларча таныттылар. Җирлек башлыгы Валентина Пономарёва рәислегендәге жюри, һәркемнең чыгышын бәяләп, шундый нәтиҗәгә килде: Надя Рябова бар сынауларны "5"ле билгесенә узды һәм "Көз гүзәле" титулына ия булды . "Иң...
-
Учреждениеләр грант алды
Менделеевск мәдәният учреждениеләре 2013 елда кабат "РИТЭК" ААҖ һәм"ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде. "Юность" район мәдәният йортының Ижёвка авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко эшләгән "Изгелек кылырга ашыгыгыз!" проекты "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Конкурсны оештыручылар проект авторлары сораган 300 мең сум грантны...