Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым
Кухняда кичке аш пешерү белән мәшгуль булган Зинаның күзе тәрәзәгә төште: ул иренең алпан-тилпән атлап ишеккә таба атлавын күреп, имәнеп китте.
Димәк, тагын тавыш-гауга, күз яшьләре, акырыш-бакырыш... Аның уйларын дөресләргә теләгәндәй, Саша тупсадан атлап керүгә үк, нәрсәнедер ошатмыйча, кычкырына башлады. Узган кичне балаларга бәйләнде: тынычлык бирмиләр янәсе, аларны яклап сүз...