Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тарихи туган як

Бөтендөнья тарихи процессында Россиянең роленә һәм тарихына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатында 2012 ел Россия тарихы елы дип игълан ителде. Менделеевскиның җирле тарихы күп кенә күренекле кешеләрнең исемнәрен һәм истәлекле даталарны саклый. Ушков, Менделеев, Карпов, Збарский, Пастернак - безнең ягыбыз елъязмасына теркәлгән бөек кешеләрнең берничәсе генә. Рәсми исемнәр белән беррәттән...

Бөтендөнья тарихи процессында Россиянең роленә һәм тарихына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатында 2012 ел Россия тарихы елы дип игълан ителде.
Менделеевскиның җирле тарихы күп кенә күренекле кешеләрнең исемнәрен һәм истәлекле даталарны саклый. Ушков, Менделеев, Карпов, Збарский, Пастернак - безнең ягыбыз елъязмасына теркәлгән бөек кешеләрнең берничәсе генә. Рәсми исемнәр белән беррәттән гади хезмәт кешеләренең яшәеш тарихы да мөһим. Аларның яшәү һәм эш шартларын, ял итү үзенчәлекләрен, белем алу һәм көнкүреш дәрәҗәсен өйрәнеп, җәмгыятьнең үсеш баскычларын күзәтергә мөмкин. Безнең һәркайсыбыз тарихны истә калдыра, яңарта һәм киләчәк буыннар өчен саклый ала. Әби-бабасының хатирәләрен язып алу, гаилә архивындагы иске фотосурәтләрне, дәүләт бүләкләренә таныклыкларны, хезмәт кенәгәләрен эзләп табу, гаилә тарихын язу - туган якны өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән шөгыль.
"Туган якны өйрәнү" төшенчәсе илебез фәнендә 20 нче еллар башында, урыннарда инициатива үсеше таралу һәм туган якны өйрәнү җәмгыятьләре барлыкка килгәч формалаша. Туган якны өйрәнү - җирле кешеләр тарафыннан теге яки бу регионны (шәһәр, авыл, район, өлкә һәм башка территорияне) өйрәнү.
Туган якны өйрәнүнең төп бурычы - урыннарда материаллар җыю. Аларны беренчел эшкәртү һәм өйрәнү, җитди тикшеренү эшләре өчен архив, музей, югары уку йортлары кебек фәнни база кирәк. Тарихи туган якны өйрәнү бурычлары - җирле топономиканы (авыл, урам, елга исемнәре), көнкүреш һәм халык иҗаты әйберләрен җыю, җирле диалект һәм фольклорны, өлкәннәр хатирәләрен язып алу, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр, мемориаллар, алар белән бәйле кешеләр турында мәгълүмат туплау, юкка чыккан объектларны, һ.б.ларны теркәү. Туган якны өйрәнү иҗтимагый хәрәкәт буларак үзенчәлекле. Бу очракта туган якны өйрәнүгә һәм аның тарихи кыйммәтләрен саклауга күбрәк җирле халыкны җәлеп итү бурычы туа.
Район башлыгы карары белән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеевск районы мәдәнияте музее оештырыла, анда җирле үзешчән сәнгать тарихы, җирле шагыйрьләр һәм музыкантлар турында материаллар тупланачак. Материаллар (фотография, чаралар сценарийлары, истәлек-хатирәләр һ.б.лар) туплауда туган якны өйрәнүчеләр һәм район халкы ярдәм күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Россия тарихы елы

2
X