Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мин татарча сөйләшәм

Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе старт алды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Зарипова җитәкчелегендә акциядә катнашучылар дәресләр башланырга ярты сәгать кала мәктәпкә килүчеләрне туган телебездә изге теләкләр белән каршы алдылар, акция логотипларын өләштеләр, милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иттерделәр. Эстафетаны дәртле халык җырлары яңгыравында әйлән-бәйлән уены дәвам...

Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе старт алды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Зарипова җитәкчелегендә акциядә катнашучылар дәресләр башланырга ярты сәгать кала мәктәпкә килүчеләрне туган телебездә изге теләкләр белән каршы алдылар, акция логотипларын өләштеләр, милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иттерделәр. Эстафетаны дәртле халык җырлары яңгыравында әйлән-бәйлән уены дәвам итте. Милли киемнәр кигән укучылар "Чума үрдәк, чума каз" уенын күрсәттеләр.
Шулай итеп, һәр укучы һәм укытучы татар халкының күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан танышты. Бу акциянең максаты - милли йолаларны пропагандалау, саклап калу һәм буыннан-буынга җиткерү.
Чара "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамланды.
Акция барышында мәктәп коллективын мавыктыргыч, кызыклы һәм танып белү мөмкинлеге бирә торган дәрестән тыш чаралар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мин татарча сљйлђшђм