Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Аҗаган” патриотлар тәрбияли

Традиция буенча, Ватанны саклаучылар көне алдыннан 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Аҗаган" хәрби-спорт уены булды. Әзерлек төркеменең яшь шәкертләре, "Диңгезчеләр" һәм "Чик сакчылары" командаларына бүленеп, тәрбияче Людмила Мөхәммәтҗанова әзерләгән ярышларда азарт белән катнаштылар. Отрядлар командирлары Эмиль Джанджигитов һәм Рүзәл Гурчиани, чара кунагына - "Сандугачым" бакчасының элеккеге шәкерте, хәзер прапорщик Руслан...

Традиция буенча, Ватанны саклаучылар көне алдыннан 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Аҗаган" хәрби-спорт уены булды.

Әзерлек төркеменең яшь шәкертләре, "Диңгезчеләр" һәм "Чик сакчылары" командаларына бүленеп, тәрбияче Людмила Мөхәммәтҗанова әзерләгән ярышларда азарт белән катнаштылар.
Отрядлар командирлары Эмиль Джанджигитов һәм Рүзәл Гурчиани, чара кунагына - "Сандугачым" бакчасының элеккеге шәкерте, хәзер прапорщик Руслан Сабировка рапорт биреп, беренчеләрдән булып дошман белән көрәшкә ыргылдылар.
Балаларга каршылыклар полосасын кичәргә, дошманның йөк машинасын һәм самолетын юк итәргә, мина кырын зарарсызландырырга, карта-схема буенча штаб командованиесенең мөһим документларын табарга кирәк иде.
Техниканың һәм снарядларның уенчык булуы, пулялар урынына кар йомарламнарын куллану мөһим түгел. Балалар команданы сынатмаска, җиңү яуларга омтылдылар.
Нәтиҗәдә "Диңгезчеләр" дә, "Чик сакчылары" да бертигез баллар җыйдылар.
"Аҗаган"да катнашучыларның гомуми шатлыгына, дуслык җиңде. Прапорщик Руслан Сабиров булачак Ватан сакчыларына уңышлы башкарылган биремнәр өчен рәхмәт белдерде һәм татлы призлар тапшырды.
Бакча мөдире Гөлнара Гудовская шәкертләргә ярышларда актив катнашканнары, учреждение коллективына һәм ата-аналарга тәрбия эшендә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, балалар тәмле солдат боткасы белән сыйландылар. Пешекчеләр аларны урамда - поход шартларында ашаттылар. Мондый чаралар балалар күңелендә эз калдыра, патриотлык хисе тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары балалар бакчасы