Туристлык чемпионатында
Тукай районында узган туристлык буенча ТР чемпионатында безнең инвалидлар җәмгыятеннән биш кеше катнашты.
Районның яшьләр белән эшләү бүлеге аларны оештыру, әзерлек үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Спортчылар табигать кочагында палаткаларда яшәделәр, учакта ризык пешерделәр. Ярышлар программасы буенча өч көн дәвамында палатка куюда, буа аша каршылыкларны узуда, ориентлашуда, компас белән эшли...