Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле миссия белән

Агымдагы елның июль ае Карпов исемендәге химия заводының хезмәт ветераны Тамара Михайловна Ушкова һәм аның туганнары өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде. Күркәм юбилей көнне район җитәкчесе Игорь Привалов күңелле миссия белән - ягъни РФ Президенты В.Путинның котлау хатын һәм шәхсән үзеннән бүләк тапшыру өчен ветеранның фатирына килде. Тантана героена ихластан...

Агымдагы елның июль ае Карпов исемендәге химия заводының хезмәт ветераны Тамара Михайловна Ушкова һәм аның туганнары өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде.
Күркәм юбилей көнне район җитәкчесе Игорь Привалов күңелле миссия белән - ягъни РФ Президенты В.Путинның котлау хатын һәм шәхсән үзеннән бүләк тапшыру өчен ветеранның фатирына килде.
Тантана героена ихластан изне теләкләр юллап:
- Өлкән буын кешеләре - фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт казанган уникаль шәхесләр. Сезнең тормыш юлыгыз - үсеп килүче буын өчен яшәү үрнәге. Сез гомерегезне Л.Карпов исемендәге химия заводында эшләүгә багышлагансыз. Без сезнең белән горурланабыз, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм якыннарыгыз янәшәсендә киләчәк көннәрегезнең якты, имин булуын телибез, - диде Игорь Анатольевич.
Тамара Михайловна, яшьле күзләрен сөртеп, балачагын искә алып сөйли:
- Татар Чаллысында ишле гаиләдә биш бала үстек. Әти безне калдырып башка йортка күчте. Аннан әниебез вафат булды. Тормыш йөгенең авырлыгы өлкән балалар җилкәсенә төште. Янгында көчле стресс кичердек. Өйсез калып, күпмедер вакыт күршеләрнең мунчасында яшәдек.
Тормыш иптәшен - яу кырыннан бер аягын югалтып кайткан офицер Леонид Алексеевичны аеруча җылы сүзләр белән искә ала.
- Куллары алтын иде. Нинди эшкә тотынса да, шуны башкарып чыкты, - дип сөйли хуҗабикә.
Тамара Ушкова яраткан кешесе белән өч ул үстерә. Уртанчы уллары Петр һәм киленнәре Гөлнур белән 35 елдан артык бер түбә астында тату яшиләр.
Тамара Михайловна, сугыш ветераны толы буларак, "Ветераннарга торак" федераль программасы кысаларында узган ел яшәү шартларын яхшырткан. Ул хәзер улы һәм килене белән өч бүлмәле фатирда яши.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, тормышны яратучы, оптимист. Бәйләү белән мавыга. Бәйрәм көннәрендә, балалары, биш оныгы һәм оныкчыгы җыелганда, иске җырларны суза. "Җыр күңелне күтәрә. Ә бу - иң мөһиме. Дус-тату яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк", - ди ул.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, завод ветераннары советы рәисе һәм әгъзасы Роза Галиева һәм Фәйрүзә Ганиева котлауларга кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Књћелле миссия белђн