Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тугры әбүнәчеләргә бүләкләр

2012 елның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча призлар уйнатылды. - Кәрәзле телефон отуыма берара ышанмый тордым, - дип шатлыгы белән уртаклаша химзавод ветераны Нина Сәгыйтдинова. - Мондый зур бүләккә ия булуыма аеруча шатмын. Нина Павловна озак еллар химия производствосында эшләп лаеклы ялга чыккан. Ләкин әле аның картаерга вакыты юк: өй...

2012 елның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча призлар уйнатылды.

- Кәрәзле телефон отуыма берара ышанмый тордым, - дип шатлыгы белән уртаклаша химзавод ветераны Нина Сәгыйтдинова. - Мондый зур бүләккә ия булуыма аеруча шатмын.

Нина Павловна озак еллар химия производствосында эшләп лаеклы ялга чыккан. Ләкин әле аның картаерга вакыты юк: өй тулы оныклар, оныкчыклар. Дәү әниләренең күңел җылысы аларның һәркайсына тигез итеп бүлеп бирелгән.
- Тормышыбызны замана техникасыннан башка күзаллавы кыен, - дип дәвам итә Н.Сәгыйтдинова. - Мин хәзер Германиядә яшәүче оныгым белән дә аралаша алачакмын.
Химзавод ветераны Вәсимә Вәлиева кызыксындыру призы белән бүләкләнде.
Вәсимә Кашаповна газетаны редакциядә ала, шундук өстәл артына утырып, игътибар белән укый да башлый.
- Районка белән кызыксынып танышам. Аеруча завод, якташлар, туган як тарихы турында материаллар ошый.
В.Вәлиеваның гаиләсе дә район тарихына үз өлешен кертә. Әтисе Кашап - заводның беренче стахановчысы, Ленин ордены кавалеры. Аның фотосы, бүләкләре завод музеенда саклана. Вәсимә Кашаповна үзе дә кул кушырмый эшләгән.
- Озакламый яңа яртыеллыкка язылырга киләчәкмен, - дип вәгъдә итә ветеран.

З.Мөхәммәтҗановны («Л.Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ), Р.Әгъләметдиновны ("Менделеевсказот" ҖЧҖ), М.НикитинАны ("Татгазэнерго"), В.Ушкованы (Жилэнергосервис), "Ижминводы" санаторие вәкилен, И.Артамонованы (үзәк больница), Ә.Зариповны редакциядә үз бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тугры ђбњнђчелђргђ бњлђклђр