Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туристлык чемпионатында

Тукай районында узган туристлык буенча ТР чемпионатында безнең инвалидлар җәмгыятеннән биш кеше катнашты. Районның яшьләр белән эшләү бүлеге аларны оештыру, әзерлек үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Спортчылар табигать кочагында палаткаларда яшәделәр, учакта ризык пешерделәр. Ярышлар программасы буенча өч көн дәвамында палатка куюда, буа аша каршылыкларны узуда, ориентлашуда, компас белән эшли...

Тукай районында узган туристлык буенча ТР чемпионатында безнең инвалидлар җәмгыятеннән биш кеше катнашты.
Районның яшьләр белән эшләү бүлеге аларны оештыру, әзерлек үткәрү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Спортчылар табигать кочагында палаткаларда яшәделәр, учакта ризык пешерделәр. Ярышлар программасы буенча өч көн дәвамында палатка куюда, буа аша каршылыкларны узуда, ориентлашуда, компас белән эшли белүдә, учак кабызуда, тизлеккә махсус киемнәр киюдә, ризык әзерләүдә, стена газетасы чыгаруда һәм үзешчән сәнгать бәйгесендә сыналдылар. Нәтиҗәдә тугыз команда арасында менделеевлылар дүртенчелекне алды. Чемпионатта шәһәр данын яклаган Иван Алексеев, Мария Урсегова, Мария Кукаркина, Юрий Сырышев, Татьяна Мустаева мактау грамоталары белән билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Туристлык чемпионатында