Үзәк кунаклар кабул итә
Укучылар Балалар иҗаты үзәгендә әзерләнгән чараларга бик теләп йөриләр.
Мәктәп яны лагерында ял итүчеләр өчен бүлек җитәкчесе Лариса Дудакова кинолекторий оештырды. Укучылар "Сталинград" фильмын карап, әңгәмәдә катнашып, фикерләре белән бүлештеләр. Декоратив-кулланма иҗат сөючеләрне педагоглар Зәкия Әхмәдуллина, Алсу Садыйкова, Лилия Габдрахманова мастер-класс очрашуына чакырдылар. Табигый, ташландык материаллардан ясалган эшләр күргәзмәгә куелачак....