Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар прицелында – “Мобиль банк”

Районда "Мобиль банк" хезмәтеннән файдаланып сим-картаның элеккеге хуҗасыннан акча урлау очрагы теркәлде. Хуҗа картадан файдаланудан баш тартып, аңа керү юлын яба, әмма "Мобиль банк" хезмәтен калдыра. Бу - карта буенча барлык операцияләр турында мәгълүмат алу, шулай ук мобиль телефон аша теләсә кайсы вакытта акча күчерү, түләү һәм башка операцияләрне смс-сервис...

Районда "Мобиль банк" хезмәтеннән файдаланып сим-картаның элеккеге хуҗасыннан акча урлау очрагы теркәлде.
Хуҗа картадан файдаланудан баш тартып, аңа керү юлын яба, әмма "Мобиль банк" хезмәтен калдыра. Бу - карта буенча барлык операцияләр турында мәгълүмат алу, шулай ук мобиль телефон аша теләсә кайсы вакытта акча күчерү, түләү һәм башка операцияләрне смс-сервис аша башкару мөмкинлегенең гади һәм уңайлы ысулы. Әмма әлеге хезмәт акча урлау коралы булырга мөмкин. Берникадәр вакыттан соң яңа хуҗа сим-картаны "Мобиль банк" хезмәте белән бергә сатып ала һәм аның ярдәмендә түләүләр башкара.
Мондый җинаятьләр корбаны булмас өчен, эчке эшләр бүлеге кисәтә: "Мобиль банк" хезмәте белән яки "Онлайн Саклык банкы" мобиль кушымталы кәрәзле телефонны югалткан очракта, сим-картаны блокировкалау өчен кичектермичә операторга мөрәҗәгать итәргә, шулай ук "Мобиль банк" яки "Онлайн Саклык банкы" хезмәтләрен вакытлыча туктатып тору өчен банкның кон- троль үзәгенә шалтыратырга кирәк. "Мобиль банк" хезмәте тоташтырылган телефонның номерын алыштырган очракта, әлеге сервистан баш тартуга гариза белән банкның теләсә кайсы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Резедә Шәйхетдинова, эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон