Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участковыйлар службасына – 90 ел

17 ноябрьдә революция тудырган Россия участковыйлары институтына 90 ел тула. Бу сүзнең тамырындагы "участок" сүзенә "катнашу" дигән мәгънәне дә өстисе килә. ЭЭМ хезмәткәрләре көне алдыннан һәм участковыйлар службасы юбилее уңаеннан без аның кемгә хас булуы, кемнең бурычларын язмышыннан аермавы турында сөйләргә ниятләдек. Пётр I һәм беренче участковыйлар 1923 елның 17...

17 ноябрьдә революция тудырган Россия участковыйлары институтына 90 ел тула. Бу сүзнең тамырындагы "участок" сүзенә "катнашу" дигән мәгънәне дә өстисе килә. ЭЭМ хезмәткәрләре көне алдыннан һәм участковыйлар службасы юбилее уңаеннан без аның кемгә хас булуы, кемнең бурычларын язмышыннан аермавы турында сөйләргә ниятләдек.
Пётр I һәм беренче участковыйлар
1923 елның 17 ноябре полициянең участок вәкилләре службасының рәсми оешу вакыты булып исәпләнә. Әмма, билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук функцияле служба 1917 елгы октябрь вакыйгаларына кадәр дә булган. Россиядә Пётр I указы нигезендә 18 нче гасыр башында полициядә әйләнә-тирәне күзәтүче вазифасы кертелә. 1782 елда "Благочиние уставы" булдырыла, аның буенча приставлар җитәкләгән шәһәр өлешләргә бүленә. Соңрак яңа бүлекчә - милициянең участок күзәтүчеләре барлыкка килә. Биш мең кешегә бер участок күзәтүчесе билгеләнә.
Күрәсең, "күзәтүче" сүзе гамәлдәге лексиконга сыймаган, 1930 елның февраленнән участок күзәтүчеләре "милициянең участок инспекторлары" исемен ала. 1946 елның 4 апрелендә СССРның ЭЭМ бу вазифаны юкка чыгара, аның урынына "участок вәкилләре" гамәлгә кертелә. 1973 елда службаны җинаятьләр эзләү бүлегенә тапшыралар. Ун елдан соң участковыйлар эчке эшләр бүлеге начальнигына буйсына башлый. 1986 елда бүгенге көндә җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе составына керүче участковыйлар бүлекчәсе кабат торгызыла.
Данлы мираска
тугрылыклылар
1996 елда милициянең участок вәкилләре бүлекчәсен эчке эшләр бүлегенең иң тәҗрибәле хезмәткәрләреннән берсе полиция подполковнигы Орудж Гасанов җитәкләде. Аның кул астында служба озак еллар дәвамында үз категориясендәге районнар арасында эшчәнлек нәтиҗәлелеге буенча алдынгы позицияне биләде. Вазифаи эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән Орудж Акпер оглы өч дәрәҗә "Эчке эшләр министрлыгында мактаулы хезмәте өчен" медале, "ТР Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен", "ТР Эчке эшләр министрлыгының почётлы хезмәткәре" күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.
Бүгенге көндә бүлекчәне 37 яшьлек Геннадий Евдокимов җитәкли, ул службасының күп өлешен участок вәкиле буларак башкарган һәм бу эшнең үзенчәлеген яхшы белә. Начальник белән беррәттән бүлекчәдә өлкән участковыйлар Сергей Куликов, Садулла Гуломов, Илнур Төхвәтов хезмәт куя. Алар үз карамакларыңдагы 2-3 участковый белән еллар буена тупланган белем һәм тәҗрибәләрен бик теләп уртаклашалар, коллегалары участокта сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән җавап бирә. Райондагы җинаятьләрнең күп өлеше, шул исәптән резонанслылары да, участковыйлар тарафыннан ачыклана.
Службаның изге исеме
Анискиннар катлаулы эшләрне дә ачыкларга сәләтле. Мисал өчен, 2009 елның декабрендә шәхесләре билгеләнмәгән ике талаучы, шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге ханымның ышанычына кереп, су сораган булып, фатирына үтә, көч кулланып, кухняда акча таләп итәләр. Көтеп алынган янчык белән акчаны эләктергәннән соң, качалар. Бу дуамал талауны ачыклауга бөтен көч туплана. Участковый Джейхун Гасанов алган мәгълүмат буенча, коллегалары талаучыны һәм аның җинаятьтәшен тоткарлыйлар.
- Участковыйлар үз территорияләрендәге җинаятьләрне ачуга никадәр генә җитди карамасын, - дип билгеләп үтә полиция подполковнигы Геннадий Евдокимов, - безнең эштә профилактика өстенлекле юнәлеш булып кала.
Һәм аларның эшчәнлегенә иң объектив бәя бирүчеләр - участокта яшәүчеләр.
Хезмәт күрсәтә торган зур территориясендәге уңышсыз кешеләрне белү Илнур Төхвәтовка өлкән яшьтәге авыл хатынын үтерүне ачыклауда ярдәм итә. Мәетне үз йортының ишегалдында табалар. "Анискин" булган хәлне күрүчеләрне һәм шаһитларны барлый, шунда ук тоткарланган шикле җинаятьче турында мәгълүмат ала. Ул аракыга акча бирергә теләмәгән әнисенең башына кирпеч белән суккан улы була. Служба исемен данлаган мондый эшләрне күп санарга мөмкин.
Геройларга тигезләшеп
Татарстан участковыйларыннан егерме биштән артык кеше, шул исәптә Михаил Владимирович Волков, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булдылар. Аларның исеме һәм батырлыгы туганнары, коллегалары хәтерендә мәңгегә сакланыр. Службаның 90 еллыгы якынлашканда ветераннар советы рәисе Владимир Трапезников бу турыда искә ала. "Миңа Волков белән бергә эшләргә туры килмәде, район бүлегенә эшкә ул һәлак булганнан соң ике ай үткәч килдем. Коллегалары М.Волков турында хәтере искиткеч һәм логикасы тел тидермәслек иде, дип сөйлиләр. Кешеләр бу хезмәткәрнең ышанычлы икәнен тоялар. Аны бер нәрсә дә куркытмый, эшкә тагын да активрак керешә, хулиганнар, эшләмәүчеләр һәм эчкечеләрне кан дошманы итеп күрә".
Участковыйлар хезмәте - иң борынгылардан берсе. Тугыз дистә ел дәвамында анискиннар кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклый һәм яклыйлар, җинаятьчелеккә каршы компромиссыз көрәшәләр. Монда служба ветераннарының өлеше зур. 2013 елның 13 мартында дөньядан киткән 86 яшьлек Михаил Петрович Колобанов - шундыйларның берсе. Ул гади участок инспекторы Колобанов кына булмый, хезмәт күрсәтә торган территориясендә яшәүчеләр аны "Петрович" дип йөртәләр. Пенсиягә бер ел ярым калгач, Михаил Петрович бәхетсезлеккә тарый. "Маяк" кушаматлы аты белән мөһим заданиегә - җинаятьчене эзәрлекләргә китә һәм кире кайтмый. Иртән балыкчылар аны аңсыз килеш Кама буеннан табып ала. Соңыннан ачыкланганча, җинаятьчеләр арттан килеп башына авыр әйбер белән сукканнар. Аңына бер ай килә. Табиблар аңа өметсез диагноз куя: "баш миенең нигезе җәрәхәтләнгән һәм кан сауган". Әмма ул терелеп, аягына басып кына калмый, тагын 15 ел хезмәт куя. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Хәрби казанышлары өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Мактаулы хезмәте өчен" - өч дәрәҗә, "Милиция отличнигы", "Фидакарь хезмәте өчен" һәм "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән хезмәткәрнең тормышы - бүгенге көндә криминалга каршы көрәшнең алгы сызыгында булганнар өчен эшкә һөнәри мөнәсәбәт үрнәге.
Һөнәри осталыкка омтылып
Участок вәкилләре службасы коллективы ныклы, күп бурычларны уңышлы хәл итә. Участковыйлар һәр көнне бер вазифаны башкара: фатирлар буйлап йөри, шикаятьләрне тикшерә, гаилә низагларын көйли, тавышланган күршеләрне татуландыра... Яхшы участковый үзе халык арасында була, үз территориясендәге хәлләрдән хәбәрдар. Участок вәкилләре район җитәкчелеге һәм эчке эшләр бүлегенең даими ярдәмен тоеп эшли. Күптән түгел Пушкин урамындагы йортта полициянең терәк пункты ачылды. Татарстан Президенты һәм Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән авыл җирендә торак белән ике вазифаи бина төзелә. Садулла Гуломов Яңабирде авылында яшәү өчен торак алды. Коллектив тормышында мөһим һәм күңелле вакыйгалар була.
- Казанда Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен саклау буенча эчке эшләр бүлеге полицейскийлары һөнәри бурычларын намус белән үтәделәр. Аның нәтиҗәләре буенча бүләкләнгәннәр арасында Сергей Куликов та бар, сентябрь аенда ул майор званиесе алды. Бүгенге көндә Садулла Гуломов һәм Артур Шакиров Сочига командировкага барырга әзерләнәләр. Службаның юбилей елында апрель аенда Алмаз Фәйзрахманов гаилә корды.
- Авыр һәм куркыныч хезмәткә 20 ел гомерләрен багышлаган ветераннарыбыз Орудж Гасанов һәм Валерий Вәлиевны быел лаеклы ялга озаттык, - дип сөйли Геннадий Валентинович, бергә эшләгән вакытларын якты хатирәләр белән искә алып.
Озакламый, эшчәнлеккә яңа импульс биреп, коллективка яшь белгечләр өстәләчәк.

Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менеделеевск 17 ноябрьдђ