Авыл рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җирдә хезмәт – ял
Иске Гришкин авылыннан 100 баш сарыкка ферма төзелешенә грант алган фермер Вячеслав Буланов шулай дип саный. - Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм программасында катнашып, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакованың йогынтысы белән грант иясе булдым, - ди язмабыз герое. - Гаиләм - хатыным Людмила һәм улларым...
-
60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк
Монаш авылы мәдәният йортында узган бәйге "Безнең иң яхшы әбиләр" дип исемләнде. Конкурста 60 яшьтән 80 яшькә кадәрге - ике төркем әбиләр катнашты, алар "Замана әбиләре" һәм "Тюльпаннар" командаларына бүленделәр. Гадәти булмаган кызыклы, мавыктыргыч программа авыл халкына бик ошады. Конкурсантлар төрле уеннарда көч сынашты, "Возжайка" ансамбле һәм җирле артистлар чыгыш...
-
Бәйрәмнәр гөрләп узды
Районның мәдәни учреждениеләрендә май чабу бәйрәмнәре гөрләп узды. Тойгуҗада Кыш озату программасына бизәлгән атларда авыл урау, бәйрәм символына әверелгән тәмле беленнән авыз итү, халык уеннарында катнашу, концерт карау керде. Чараның уңышлы узуында мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанованың, тойгуҗалы Алексей Башининның, Гөлнур Садыйкованың һ.б. лар өлеше зур булды. Кокшанлылар спорт ярышларында,...
-
Яхшыга өметләнеп
Тойгуҗа тормышында булган үзгәрешләр кулыма кәлам алырга этәрде. Болар - күңелле вакыйгалар. Җәй азагында авылга күп техника, эшчеләр һәм таныш булмаган вәкиллекле кешеләр килде. Алар фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен урын билгеләделәр һәм эш башланды. Ике-өч ай үтүгә, фельдшер Гөлсинә Кудрина якты, уңайлы һәм төзекләндерелгән пунктта кешеләрне кабул итте. Озак еллар...
-
"Без түлибез, бурыч килә"
Авыл җирлекләрендә җыеннар вакытында Бәзәкәдә яшәүчеләр суга һәм чүп чыгаруга түләгәндә кыенлыклар булуы турында белдергәннәр иде. Теманы дәвам итеп, 74 яшьлек хезмәт ветераны Наҗия Камалетдинова яза: "Судан файдаланган һәм көнкүреш калдыкларын җыйган өчен акча түләсәк тә, квитанцияләрдә бу хезмәтләр өчен бурыч саннары язылып килә". Инде җыенда әйтелгәнчә, авыл халкы акчаларын...
-
Төзергә – димәк яшәргә
Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотосы Тихоново авыл җирлегендә узган җыенда җир участоклары бирү һәм файдалану мәсьәләләре еш күтәрелде. Авыл халкы белән очрашу барышында район башлыгы Игорь Привалов болай дип билгеләде: - Җир мәйданы барлык теләүчеләргә дә җитә. Йортлар төзегез, шәхси хуҗалыкларыгызны киңәйтегез. Чөнки төзергә - димәк яшәргә, район предприятиеләрендә ихтыяҗ...
-
Мин нигә буйдак?
Күптән түгел Тойгуҗа авылында узган кичәдә буйдаклар шул сорауга җавап эзләделәр. Очрашуны әзерләп уздырган мәдәният йорты директоры Айсинә Мөхәммәтҗанова, китапханәче Эльза Хәбибрахманова кунаклар өчен кызыклы киңәшләр, мәгълүматлар почмагы тәкъдим иттеләр. Түгәрәктә күңелле уеннарны биюләр алыштырды. Популяр җырлар тыңлау һәм башкару да һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашуны оештыручылар бу чара буйдакларга...
-
Бөтен күрке ана булуда
Мәдинә Григорьева Песәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия апа Гыйләҗева шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгели. Гаилә башлыгы Илгиз ага белән тормыш итүләренә 25 гыйнварда 60 ел булган. Никахтан соң бер-бер артлы балалар туу, аларга белем һәм тәрбия бирү, тәүге тапкыр мәктәпкә озату, өлгергәнлек таныклыгы алгач теләгән һөнәрләрен сайлауда ярдәм...
-
Авылларга – тигез юллар һәм чиста су
Гөлүзә Гыйләҗетдинова Фәймә Вахриева Турай, Бәзәкә, Абалач, Бөрешле авылларында район башлыгы Игорь Привалов, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында җыеннар узды. Җирлекләр башлыклары, бюджет учреждениеләре директорлары һәм полициянең участок вәкилләре узган елдагы эшчәнлек турында отчет бирделәр. Проблемалар охшаш Авылларның проблемалары охшаш: юлларның торышы, туучыларның үлүчеләргә караганда азрак булуы, мәктәпләрнең...
-
Сәламәтлегебез үзебезнең кулда
Ижевка мәдәният йортында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын фәнни-гамәли конференция оештыру белән ачканнар. "Сәламәтлегебез үзебезнең кулда" дип аталган конференциянең I этабы 2-11 нче сыйныфлар арасында, ә икенчесе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау проектларын яклау формасында клубта үткән. Мәктәп директоры Татьяна Мифтахова уңышлы эшләр авторлары Илфат Гәрәев, Ярослав Лепихин (2...
-
Авылларда кичәләр гөрли
Авыл клубларының Яңа елча бизәлгән залларында театрлаштырылган бал-маскарадлы, концертлы тамашалар узды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында концертлар, лотерея уеннары, дискотекалар оештырылды. Кышкы каникул көннәрендә учреждение хезмәткәрләре балалар турында да онытмадылар. Төрле тематик кичәләр, конкурс-уеннар клубка балаларны күпләп җыйды. Тихоново, Ижевка, Татар Чаллысы, Иске Гришкин, Монашта Раштуа очрашулары гөрләп үтте. Җыр-биюле,...
-
Янгын йорт-җирсез калдырды
12 гыйнвардан 13енә каршы төндә Бәзәкәдә булган янгында торак йортка зыян килде. Ут чыгу турында сигнал 2.30 сәгатьтә алына. Беренчеләрдән булып Бәзәкәнең янгыннан сак депосы хезмәткәрләре килә, аннан соң - Ижевкадан. 86 нчы янгыннан сак частеннән дә ике машина ут сүндерүдә катнаша. Алар ярдәмгә кушылганда йортның түбәсе янып бетеп, ут...
-
Камайда фаҗига
19 декабрьдә иртәнге дүрттә Камай авылының бер йортында янгын чыга. Шаһитлар сөйләвенчә, ут верандадан кабына, түбә тулаем янып бетә. Йортның хуҗасы - 1936 елгы ир ялгызы яшәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан. Алабуга районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Евгений Филатов белдерүенчә, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан булырга тиеш.
-
Яшәешнең нигезе
Авыл хезмәтчәннәренең эш-мәшәкатьләре ел әйләнәсе бетеп тормый. "Алтын башак" ҖЧҖдә 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200е - савым сыерлар. Симертү төркемендә ике терлекче иллешәр баш яшь мал тәрбияли. Людмила Васильева 700 грамм уртача тәүлеклек артым ала. Сыер савучыларның күрсәткечләре - һәр "сөтлебикә"дән 12 килограмм уртача көнлек савым. Агрофирманың...
-
Игенчегә дан һәм хөрмәт
"Юность" район мәдәният йортында Уңыш бәйрәме узды. Алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова авыл хезмәтчәннәренә җылы сүзләр, шигъри тәлгәшләр адресладылар, "Шаян" ансамбле очкынлы биюен бүләк итте. Көн геройларын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов котлады: - Ел катлаулы булуга да карамастан, сез бәйрәмне уңай күрсәткечләр белән каршылыйсыз. Дөрес, авыл...