Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Әтәслеләрдә Елан елы

күршеләре барлыкка килгән: каралты тирәләрендә кара еланнар очрый башлаган. Мондый күршелек авыл кешесен шатландырмый, билгеле. Хезмәт ветераны Мәүлидә Мифтахова Әтәстә 40 ел яши һәм моңа кадәр еланнар очраган булмады дип раслый. - Бәрәңгегә су сибәргә дип чыктым һәм башта шиңмәгән микән дип тикшерергә булдым. Карыйм, сукмакка салган такта өстендә, ярыйсы...

күршеләре барлыкка килгән: каралты тирәләрендә кара еланнар очрый башлаган. Мондый күршелек авыл кешесен шатландырмый, билгеле.
Хезмәт ветераны Мәүлидә Мифтахова Әтәстә 40 ел яши һәм моңа кадәр еланнар очраган булмады дип раслый.
- Бәрәңгегә су сибәргә дип чыктым һәм башта шиңмәгән микән дип тикшерергә булдым. Карыйм, сукмакка салган такта өстендә, ярыйсы гына зурлыкта кара елан бөгәрләнеп ята.
Гөлсәрия Сабирова үзләренең ишегалдында шулай ук ике елан күрүе турында хәбәр итте. Ханымнарны иң гаҗәпләндергәне аларның үлчәмнәре - озынлыгы метрдан артык һәм куе кара төстә. Әлегрәк Ык Тамагына себерке әзерләргә баргач куе агачлыкта елан күргәннәре булган. Ә менә бакча яки ишегалдында очраганы - авыл тарихында әлегә мондый хәл булмаган.
Уртак көч - Интернет челтәре һәм балалар ярдәме белән көтелмәгән кунакларның кара тузбаш елан булуын ачыклаганнар. Күзләре яки бәбәкләренең түгәрәк булуы аларның үзенчәлекле аермасы, ә зәһәр еланнарның бәбәкләре аркылы таяк кебек. Шуның өстенә, тузбаш еланның башында колакны хәтерләткән сары яки кызыл таплары була.
Бәлки коры эссе һава аларның күченүенә сәбәпче булгандыр. Белгечләр раславынча, шулай уйласалар да, тузбаш куркыныч тудырырга мөмкин. Шуның өчен һәр вакыт һәм һәр урында куркынычсызлык чарасын күрергә кирәк. Җитмәсә, соңгы вакытта республикада зәһәр еланнарның активлашуы билгеле. Әтәс авылындагы вакыйганы алдагы көннәрдә күзәтеп, без газета укучыларны таныштырып торырбыз.
Ольга Смирнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск экология Менделеевск яналыклары