Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Иске Гришкин авылында – яңа ФАП

15 июльдә Иске Гришкин авылында яшәүчеләр модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Бина "Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитария ярдәмен камилләштерү" республика максатчан программасы кысаларында төзелде һәм ул райондагы мондый учреждениеләрнең өченчесе. - ФАП Сәламәтлек саклау хезмәте күрсәтү буенча күп проблемаларны хәл итәргә, халыкка диспансеризация үткәрүдә ярдәм итә. Кирәк булганда авыручылар...

15 июльдә Иске Гришкин авылында яшәүчеләр модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты.
Бина "Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитария ярдәмен камилләштерү" республика максатчан программасы кысаларында төзелде һәм ул райондагы мондый учреждениеләрнең өченчесе.
- ФАП Сәламәтлек саклау хезмәте күрсәтү буенча күп проблемаларны хәл итәргә, халыкка диспансеризация үткәрүдә ярдәм итә. Кирәк булганда авыручылар район үзәк больницасына һәм республика клиникаларына озатылачак. Медицина - ул, беренче чиратта, авыруларны профилактикалау. Фельдшер-акушерлык пункты да шул ук рольне үти, - дип ассызыклады район үзәк больницасы баш табибы Мөслим Гилев, авыл халкын бу вакыйга белән тәбрикләп.
- Кешеләргә медицина хезмәтен яхшы шартларда күрсәтү өчен мин бу көнне түземсезлек белән көттем. Мин Иске Гришкин җирлегендәге өч торак пункт: Илкә, Карманково һәм Иске Гришкин авыллары халкына хезмәт күрсәтәм. Гомумән алганда, 617 кеше. Нигездә өлкән яшьтәгеләр, төрле сырхаулары булган пенсионерлар. Иске ФАП бинасында уңайсызлыклар күп иде. Ул клуб бинасында икенче катта урнашкан булуы белән комачаулык тудырды. Анда хәтта су да булмый иде, - ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире, 10 еллык эш стажы булган икенче квалификацияле фельдшер Гөлия Хафизова.
- Гөлия Гафуровна үз вазифаларын зур җаваплылык белән үти. Тыйнак, аз сүзле, халык арасында абруй казанган. Мин үзем ФАПта еш булам, гипертония белән җәфа чигәм, күптән түгел җитди җәрәхәт алдым - сыер мөгезе белән яралады. Гөлия безнең авыл кызы, әти-әниләрен яхшы беләбез, аның бездә эшләвенә без бик шат, - дип фикере белән бүлешә хезмәт ветераны Рәйхана Мәҗитовна.
- Объект төзелешенә үзеннән өлеш керткән кешеләргә рәхмәт, - дип өсти район ветераннар советы әгъзасы Валентина Комарова.
Район башлыгы Игорь Привалов, үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилев, җирлек башлыгы Валентина Мамакова, район советы депутаты Роберт Гаффаров символик кызыл тасманы кистеләр.
Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова чараны алып баручылар булды. "Бигәшкәй" фольклор ансамбле үз чыгышы белән чара кунакларын шатландырдылар.
Баш табиб Мөслим Гилев һәм ФАП фельдшеры Гөлия Хафизова яңа төзелгән бина буйлап экскурсия үткәрделәр.
Лариса Кривилева,
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Иске Гришкин