Менделеевск районы тег белән яңалыклар
-
Уртак рейдлар дәвам итә
Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен халыкның бурычы үсә бара. Аерым менделеевлыларның бурычы 300 мең сумнан артып китә. Суд приставлары журналистлар белән берлектә кабат рейдка чыктылар. Бу юлы суд приставлары Тукай урамындагы йортларда яшәүчеләрдә йөрде. Ике күпкатлы йортта шундый тугыз гаилә яши. Аларның бурычы 20 меңнән 80 мең сумга кадәр тәшкил итә....
-
Миңа изгелек белән кагыл
Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сигезенче төр коррекция мәктәбендә изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек көне билгеләп үтелә. Быел бу традицион көндә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов та катнашты, үз визитын мәктәп кабинетлары буйлап экскурсиядән башлады. - Яңа уку корпусы 1980 елда файдалануга тапшырылган. Иске бина 1965 елда төзелгән, - дип...
-
Машина йөртү конкурсында
Казанда Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының финалы узды. Бәйгенең район этаплаоында "В" категорияле таныклыгы булган 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Шуларның 42 се рульне осталарча әйләндерүчеләр исемлегенә кертелде. Алар ЮХИДИ идарәсе карт-клубында юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү, автомобильне фигуралы йөртү буенча көч...
-
Ак халатлы кешегә мәдхия
Октябрь башында - урамда инде көз билгеләре чалынган, әмма әле кояш үзенең нурлары белән безне җылыткан чорда, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Г.Сергеева олуг юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте. Галина Салиховнаның юбилее турында безгә коллегалары һәм аңа рәхмәтле пациентлары хәбәр итте. Алар үзәк шифаханәнең күзәтү кабинетының югары категорияле акушеры, шул...
-
Өлкәннәрдә – гасырлар зирәклеге
Бәзәкә мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды. - Сезне Өлкәннәр көне белән котлыйбыз дип әйтергә тел әйләнми, - диде кичәне алып баручы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова. - Бу датаны зирәклек, акыл көне дип атасак - дөресрәк булыр. Очрашуга килгән әбиләрнең һәркайсы халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт куйган,...
-
Россия мәдәниятләре фестивале
"Шаян" халык биюе коллективының урта төркеме һәм аларның остазлары Н.Насыйфуллина, Л.Бәхтиярова Туапсе шәһәрендәге лагерьда махсуслаштырылган сменада 20 көн ял итеп кайтты. Р.Шәрәфиева "Бөркеткәй" Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү үзәгендә узган Россия мәдәниятләре фестивален оештыручылар аның идеясен һәм максатын барысын да бергә җыярга һәм дуслаштырырга дип күзалладылар. Бәйрәм Дагыстан, Кабардин-Балкария, Түбән Тагил, Чиләбе,...
-
Ринат Ханбиков:Менделеевскиның киләчәге бар
3 октябрьдә муниципалитет залында ТР Дәүләт Советының Менделеевск сайлау округы буенча депутаты Ринат Ханбиков район активы белән очрашты. Очрашуда аның киңәшчесе Рөстәм Гафаров һәм район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин да катнашты. Л.Кривилёва Ринат Сәгыйтович закон кысаларында сайлаучылары алдында башкарылган эшләр турында отчет ясады. - Халык алдында башкарылган эшләр турында сөйләгәндә,...
-
Педагогларга – бүләкләр, җырлар һәм чәчәкләр
Сәнгать мәктәбендә узган тантаналы кичә Укытучылар көненә багышланды. Залдагы беренче рәтләрдә иң почетлы кунаклар - педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар династияләре вәкилләре урын алды. Кичәне алып баручы Виктор Никифоров һәм Рәзилә Хәсәнова котлау өчен сүзне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллинга бирделәр. - Район укытучыларының һөнәри осталыгы һәм педагогик таланты югары дәрәҗәдә,...
-
Мәхәббәттә һәм гармониядә
Сөйкемле, ягымлы хатын-кыз белән аралашу салкын төндә учак ялкыны җылыткан кебек, андыйлар белән очрашу күңелне җылыта. Ижевка авылыннан Алевтина Сергеевна Щуркина - шундый хатын-кызларның берсе. Август аенда Щуркиннар өчен икеләтә бәйрәм. Хуҗабикәгә 15 августта 70 яшь тулды, 20 автустта тынгы белмәс гаилә башлыгы Николай Порфирьевичка - 73. Бу парның үзара...
-
Спорт – стимул буларак
"Патриот" яшүсмерләр клубының спорт залы шөгыльләнергә теләгән физик мөмкинлекләре чикле менделеевлыларны кабул итәргә әзер. Без булган көнне анда Р.Миңнегәрәев һәм Н.Прохоров күнекмәләр ясыйлар иде. - Без җиңел атлетика буенча республика чемпионатына әзерләнәбез, - диләр инвалид спортчылар. Николай Иванович ел ярым элек гаиләсе белән Чаллыдан Менделеевскига күчеп килгән. Ул балачактан инвалид....
-
Яшьтәшләрем, мөмкинлекләр безнең кулда!
Быелгы җәй минем күңелемдә озак сакланыр. Мин беренче тапкыр диңгездә ял иттем. Ә аның алсәбәбе мондый: пионериянең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган "Яңа эра пионерлары" дигән бәйгедә катнашкан идем. Район буенча - беренче, республика күләмендә икенче урын алып, "Мирас" лагеры сменасына юллама белән бүләкләндем. Бу уңайдан укытучыма - мәктәпнең балалар оешмасы...
-
Бүләккә – «Синяя птица»
Ике һөнәри бәйрәм - Физкультурачылар һәм Төзүчеләр көннәре шимбә көнне "Химик" стадионында район тантаналары үткәрүгә сәбәпче булды. Л.Кривилёва Спортчыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын район җитәкчесе Игорь Привалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров котладылар, иң яхшы тренерларга һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар җиңүчеләренә грамоталар һәм рәхмәт...
-
Аккумуляторлар урлыйлар
6-12 август аралыгы җинаятьләргә "бай" булды. Унбер кыңгыр эш кылынып, шуларның нибары өчесе ачыкланды. Җинаятьләрнең күбесе чит милекне урлауга туры килә. Атна дәвамында шундый сигез очрак теркәлгән, бурларның шәхесләре билгесез. 7 августта Татар Сарсазында КамАЗ автомобиленнән ике аккумулятор батареясы салдырыла. Шул ук төндә Турайда да шундый ук җинаять кылына. Тихоново...
-
Азык булса, кыш та куркытмый
Кама" колхозы" ҖЧҖ кырларында эш кайный. - Һава торышы кулай булганда, вакытның һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, уңышның бөртеген дә югалтырга ярамый, - ди хуҗалык директоры Ибраһим Галимов. Тәҗрибәле җитәкче, аграр өлкәдә эш стажы зур булган белгеч кул кушырып утырмый, иртә таңнан кичкә кадәр колхоз биләмәләрендә йөри, хуҗалык мәсьәләләрен оператив...
-
Менделеевлылар хәтерендә сугыш
71 ел элек җылы июнь кичендә сугыш башлануы турында хәбәр яңгырый. 1941 елның 22 июне менделеевлыларның хәтерендә ничек уелып калган һәм сугыш аларның тормышында нинди роль уйнаган? Без шәһәрдә яшәүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Фронт итекләре Борис Андреевич Черняев, тыл һәм хезмәт ветераны: - Бу көнне мәңгегә хәтеремдә калдырдым....