Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Азык булса, кыш та куркытмый

Кама" колхозы" ҖЧҖ кырларында эш кайный. - Һава торышы кулай булганда, вакытның һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, уңышның бөртеген дә югалтырга ярамый, - ди хуҗалык директоры Ибраһим Галимов. Тәҗрибәле җитәкче, аграр өлкәдә эш стажы зур булган белгеч кул кушырып утырмый, иртә таңнан кичкә кадәр колхоз биләмәләрендә йөри, хуҗалык мәсьәләләрен оператив...

Кама" колхозы" ҖЧҖ кырларында эш кайный.
- Һава торышы кулай булганда, вакытның һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, уңышның бөртеген дә югалтырга ярамый, - ди хуҗалык директоры Ибраһим Галимов.
Тәҗрибәле җитәкче, аграр өлкәдә эш стажы зур булган белгеч кул кушырып утырмый, иртә таңнан кичкә кадәр колхоз биләмәләрендә йөри, хуҗалык мәсьәләләрен оператив хәл итә, беренче чиратта башкарыласы эш фронтын билгели, аларның үтәлеш сыйфатын тикшерә. Шуның өчен дә эш оешкан төстә, җайлы бара. Игеннәрне ектыруга һәм суктыруга өч "Дон" комбайны җәлеп ителгән. Кыр корабларын тәҗрибәле комбайнчылар Равил Камалетдинов, Тәлгат Сафиуллин, Илшат Кәшбиев иярлиләр. Ярдәмчеләре, яшь егетләр Рөстәм, Марат һәм Азат - комбайнчыларның һәм Ибраһим Миндаровичның уллары, әтиләре белән беррәттән уңыш язмышы өчен җаваплылык тоеп эшлиләр.
Әлеге хуҗалыкның иген кырлары 1060 гектарны били. Бүгенге көндә шуның 860 га (81%) мәйданы җыелган. 1486 т ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача уңыш 17,3 центнер тәшкил итә.
"Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүне дә актив темплар белән алып бара. Фермада 1200 баш терлек исәпләнә.
Төяүче-экскаваторчы Николай Минебаевка сыерларга һәм бозауларга азык тарату вазифасы тапшырылган.
- Мин иртәнге 4 тән фермада. Яктырганчы терлекләргә яшел масса өләшергә кирәк. 14.30 дан 16 сәгатькә кадәр фураж белән тәэмин итәм, - ди ул. - Шуның өстенә, башка эш тә җитәрлек. Малларга азык әзерләү кампаниясе бара.
Николай Шамилович белән бергә хуҗалыкта хатыны Светлана да эшли. Ул сыер сава. Уллары электромонтер булырга хыяллана. Көзгә училищега керергә җыена. Киләчәктә колхозда аңа да эш табылыр. Чөнки монда терлекчелек биналарын үзгәртеп кору тулы көчкә бара.
Хуҗалык җитәкчесе И.Галимов терлекчеләрнең эше механикалаштырылган, фермалар җылы һәм якты булсын өчен күп көч куя.
- Идәннәрне җылытабыз, азык тарату өстәлен яңа технология буенча урнаштырабыз, транспортерлар сатып алдык, - дип сөйли кабат безнең янга килгән Ибраһим Миндарович.
Җитәкче эшчеләргә күрсәтмәләр бирде һәм янәдән кырларга юл тотты.
Бәзәкә белән Песәй арасында урман полосасы белән капланган үзәк юл буенда урнашкан басуда терлек азыгы әзерләү отряды тулы көчкә эшли. Яшь механизаторлар һәм машина йөртүчеләр барысы да Бәзәкәдән, катнашазык әзерләүдә тырышлык куялар.
Комбайнчы Илдус Гыйльметдинов кыр корабын 17 ел иярли. Бу көннәрдә ул берьеллык үләнне чабу белән мәшгуль. КамАЗ шоферы Фәнис Мөхтәсипов, машина йөртүче Айдар Минаҗетдинов, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча чәчү батыры буларак район ярышында өченче урынны яулаган тракторчы Ринат Галимов та иптәшләреннән калышмыйлар.
Эш көне иртәнге 6 дан кичке сәгать сигезгә кадәр. Кайнар аш белән көнгә ике тапкыр тәэмин итү кыр станында оештырылган.
Шоферлар көнгә 8-10 рейс ясыйлар. Шуның өчен хуҗалыкта азык әзерләү планы 127 процентка үтәлгән. Планда каралган 4320 т урынына 5500 т сенаж салынган. Азык булса, салкын кыш та куркытмый. Терлекләрне уңышлы кышлатуга мөмкинлекләр бар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск районы азык эзерлђњ