Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртү конкурсында

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының финалы узды. Бәйгенең район этаплаоында "В" категорияле таныклыгы булган 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Шуларның 42 се рульне осталарча әйләндерүчеләр исемлегенә кертелде. Алар ЮХИДИ идарәсе карт-клубында юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү, автомобильне фигуралы йөртү буенча көч...

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының финалы узды.
Бәйгенең район этаплаоында "В" категорияле таныклыгы булган 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Шуларның 42 се рульне осталарча әйләндерүчеләр исемлегенә кертелде. Алар ЮХИДИ идарәсе карт-клубында юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү, автомобильне фигуралы йөртү буенча көч сынаштылар.
Менделеевск районы данын яклаган алтмыш җиде яшьлек Факил Шәрипов, көндәшләреннән калышмыйча, яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Аның машина йөртү стажы 48 ел. Факил Газетдиновичның кулы бар эшкә дә батыр: үзен тракторда, комбайнда да сынаган, трамвай йөртү серләренә дә төшенгән. Кара диңгез флотында дүрт ел армия хезмәтен үтәгән. "Җирдән машина белән элдертү ышанычлырак", - ди. Хәзер дә тормышын автомобильдән башка күз алдына да китерми. Туган ягы Башкортстанга да кайта, дачага да йөри, хәтта армиядә бергә хезмәт иткән иптәшләренә Севастопольгә кадәр барган. Шәриповлар гаиләсендә барысы да - уллары Марат һәм кызлары Ләйсән дә рульне ышанычлы әйләндерәләр. Тормыш иптәше Фәридә дә алардан калышмый. Ф.Шәрипов әкренләп оныкларын да машина йөртү серләренә төшендерә, алмашчыларым булырлар, ди.
Җиденче дистәсен вакласа да, Ф.Шәрипов актив, хәрәкәтчән. Гомер буе спорт белән дус һәм хәзер дә икешәр километр йөгерә, иртәсен гимнастикадан башлый. Егерме елдан артык сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ышанычны аклаган героебыз икенче конкурска машина йөртү осталыгын тагын да чарлап, ныклы әзерлек үтеп, җиңү пьедесталының югары баскычына менәргә исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск районы Факил Шарипов