Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәрдә – гасырлар зирәклеге

Бәзәкә мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды. - Сезне Өлкәннәр көне белән котлыйбыз дип әйтергә тел әйләнми, - диде кичәне алып баручы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова. - Бу датаны зирәклек, акыл көне дип атасак - дөресрәк булыр. Очрашуга килгән әбиләрнең һәркайсы халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт куйган,...

Бәзәкә мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чара узды.
- Сезне Өлкәннәр көне белән котлыйбыз дип әйтергә тел әйләнми, - диде кичәне алып баручы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова. - Бу датаны зирәклек, акыл көне дип атасак - дөресрәк булыр.
Очрашуга килгән әбиләрнең һәркайсы халык хуҗалыгының төрле тармакларында фидакарь хезмәт куйган, балалар үстергән. Алар бүген дә күңел көрлекләрен югалтмаганнар. Чарада да актив катнаштылар. Китапханәче Ф.Башарова, Г.Гомәрова, Р.Насыйфуллина әзерләгән уеннарда, бәйгеләрдә көчләрен сынадылар, яшьлек җырларын башкардылар, биеделәр. Аралашу, хатирәләрне барлау сыйлы-нигъмәтле табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы