Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевскида туган телне өйрәнүче балалар арасында «Татар моңы» I муниципаль җыр бәйгесе узды

Халыкара туган тел көне уңаеннан 1 нче мәктәптә оештырылган конкурста шәһәр һәм район гомумбелем бирү мәктәпләреннән 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Конкурсантлар дүрт төркемгә бүленде: татар мәктәпләре, рус мәктәпләренең вокал белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнмәүчеләре, төркемнәрдә җырлаучылар.


Беренче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, алып баручы Фәнисә Ибатуллина җыр бәйгесен ачып болай диде: «Җырлаучысы булганда — җыр мәңге яши. Җыр ул — яшәү чарасы».


— Безнең мәктәптә ана телендә камил сөйләшү, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелә, — диләр конкурсантлар Ралина Исламова, Алия Мөбәрәкшина һәм Рания Тухватова (3 нче мәктәп).


Жюри нәтиҗәләре буенча 1 мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Дамир Низаметдинов һәм Данис Низаметдинов Гран-прига лаек булдылар. (Укытучылары Гөлнара Смирнова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев