Әлмәттә йөзү буенча «Көзге спринт» дип аталган мавыктыргыч һәм кызыклы турнир узды.
«Нептун» сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчеләре, тренерлары Марат Галимов җитәкчелегендә судагы ярышларда үзләренең осталыгын тагын бер кат дәлилләп, лаеклы медальләр яуладылар.
Яшь спортчылар җиңүгә ныклы омтылыш, искиткеч тизлек һәм югары техник әзерлек күрсәтте. Спортчыларның нәтиҗәләре: Константин Рожин (2015 елгы) – 50 метрга ирекле стильдә (нәтиҗәсе 00:30.80), 50 метргага аркада йөзүдә беренче урыннар (00:37.23), 100 метрга комплекслы йөзү – өченче (01:21.95).
Артур Костин (2016 елгы) – 50 метрга ирекле стильдә йөзү – икенче урын (00:33.29). Лев Костин (2017 елгы) – 100 метрга ирекле стильдә йөзүдә өченче урын (01:31.29).
Егетләрне һәм аларның тренерын югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз.
Нет комментариев