Авылда үзара салым, кар чистарту, «ятучы полицейскийлар» урнаштыру һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Үзара салым акчаларын тоту системасын җайга салу, кар чистарту «ятучы полицейскийлар» урнаштыру, ТБО мәйданчыкларын җиһазлау һәм җәмәгать транспорты — халык белән тикшерелгән мәсьәләләрнең бер өлёше генә.
Халыктан килгән барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Кайбер йөкләмәләр җаваплы кешеләр тарафыннан урында ук алынды. Мәсәлән, «ятучы полицейскийлар» мәсьәләсе буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре «проблемалы» участокларны тикшерү өчен урыннарга чыгачаклар.
Шул ук көнне Илнәттә район прокуроры Алсу Сәлахетдинова һәм Татарстан Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Рөстәм Җамалиев белән халыкны уртак кабул итү уздырылды. Монда ИДН төзү, буаны җиһазлау, юлларны ремонтлау, җир участоклары категорияләрен үзгәртү буенча шәхси мөрәҗәгатьләр тикшерелде.
Нет комментариев