Менделеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана
Актуаль

Менделеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана

Сәүдә рәтләре «Юность» район мәдәният йорты мәйданында урнаштырылачак.

Үз продукциясен безнең район фермерлары, шулай ук Әгерҗе һәм Тукай районнарыннан килгән кунаклар тәкъдим итәчәк. Ассортиментта — ит һәм өй шартларында ясалган ярымфабрикатлар, кош түшкәләре, сөт продукциясе: сөт, каймак, эремчек, умарталыклардан хуш исле бал, шулай ук яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр.

Ярминкә сәгать 8дә башланачак һәм көн дәвамында эшләячәк.


Нет комментариев