Кабул итү сәгатьләре: атна саен чәршәмбе көнне 13 тән 15 кә кадәр, адрес: Монай авылы, Ленин урамы, 54.
2023 елдан республикада Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты ТР — махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләрен һәрьяклап хуплау максатында булдырылган автономияле коммерцияле булмаган оешма эшчәнлек алып бара.
Комитет эшенең төп юнәлешләре арасында — юридик һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү, психологик ярдәм оештыру, гуманитар ярдәм җыю, шулай ук хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән башка чаралар үткәрү.
Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының райондагы вәкиле итеп Ләйсән Манина билгеләнде.
Үз вәкаләтләре кысаларында Ләйсән Наилевна оешманың район дәрәҗәсендәге эшчәнлеген координацияләячәк: сугышчылар гаиләләренең комитет белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк, килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк, шулай ук хакимият органнарына район халкының актуаль ихтыяҗларын һәм сорауларын җиткерәчәк.
Нет комментариев