Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевсr районы прокуроры ел нәтиҗәләре хакында сөйләде

Ришат Шакиров редакция хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде.

Район прокуроры Ришат Шакиров редакция хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде, эш йомгаклары һәм гражданнарның нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.

- Ришат Наилевич, 2023 елда прокуратура эшчәнлегенең нәтиҗәләрен ничек бәялисез?
- Мин, әлбәттә, эшебезне бәяли алам, әмма аны шәһәр һәм район халкы, кунаклар тагын да яхшырак бәяли. Узган ел безгә барлыгы 500дән артык граждан мөрәҗәгать итте.

- Гражданнар район прокуратурасына нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
- Һәр дүртенче мөрәҗәгать суд приставлары службасы гамәлләре белән килешмәү яки эш итмәү мәсьәләләре белән бәйле булды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә актуаль.
Мәсәлән, без район үзәк хастаханәсеннән егылып имгәнү белән бәйле төрле мөрәҗәгатьләр белән килгән кешеләр турында мәгълүмат бирүләрен үтендек. Кышкы чор башланганнан соң, 39 кеше төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Һәр өченче кешенең кулы яисә аягы сынган һәм һәр өченчесе — социаль якланмаган гражданнар категориясе булган кешеләр, ягъни алар я балигъ булмаганнар, я өлкән яшьтәгеләр.
Агымдагы елда гаепле кешеләрдән компенсация түләтү өчен якланмаган категория гражданнар дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итү чараларын планлаштырам.
Һәм, әлбәттә, тротуарларны боздан вакытында чистартырга тиешле түрәләргә карата чаралар күреләчәк, шулай итеп кешеләр үз ишегалларында тынычлап йөри алачак.

- Күзәтчелек эшчәнлегенең ачык мисалларын әйтә аласызмы?
- Шулай ук безне юл фаҗигаләре дә борчый. 4 гыйнварда Менделеевск районында «Пермь-Ижевск» автоюлының 18 нче километрында «Киа» автомобиленең 52 яшьлек хатын-кыз йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм «Фольксваген» һәм «Хендай» автомобильләре белән бәрелешкән.
Һәлакәт урынына бардык. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia автомобиле йөртүчесе имгәнгән. «Фольксваген» һәм «Хендай» автомобильләрендә 2014 һәм 2020 елгы балалар булган, алар исән-имин һәм зыян күрмәгән. Балаларның иминлек җайланмаларында йөртелүе нәтиҗәсендә, бәхеткә, фаҗига булмыйча калды.
Шулай ук заманча технологияләр кулланып акча урлау темасы да актуаль. Узган елда районда яшәүче 100 кеше телефон мошенникларыннан зыян күргән һәм 30 миллион сум акча югалткан. Бу хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләр генә. Явыз ниятле кешеләр гадәттә Россия Федерациясеннән читтә яшиләр һәм 30 миллионнан 19 мең сумы гына кире кайтарылды.
Җинаятьләрне профилактикалауга басым ясарга кирәк. Кызганыч, еш кына олы яшьтәге кешеләр зыян күрә. Аларга стационар телефон аша туганыгыз авариягә эләккән, матди ярдәм кирәк дип шалтыраталар һәм әбиләр
барлык булган акчаларын барлап, мошенниклар боерыгы буенча эш итәләр.
Менделеевлыларга мондый очракларда таныш булмаган кеше белән сөйләшүне кичекмәстән туктатырга, телефон трубкасын куярга, провакацияләргә бирешмәскә кирәклеген искәртәбез.
Шулай ук соңгы вакыйгалар өлкәннәрне кайбер балалардан якларга кирәклеген күрсәтте. Безнең өч яшүсмер сәбәпсез өлкәннәрне кыйнадылар, башларына аяклары белән сикерделәр. Кыйнау барышын видеога төшергәннәр, үз фикерләрен белдергәннәр, көлгәннәр, рәхәтлек тапканнар һәм яшьтәшләре арасында бу вакыйганы таратканнар. Бу рәхимсезлек безне борчый.
Ата-аналарга кечкенәдән үк балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә, шәхси мисалда игелекнең нәрсә икәнен аңлатырга, бергә вакыт үткәрергә, мәдәни чараларга йөрергә кирәк. Һәрнәрсәдә яхшылык табарга тырышыйк.

- Прокуратура органнарында эшләүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?
- Безнең һөнәр вәкилләрен һәрвакыт югары профессионализм, ныклы характер, җаваплылык, принципиальлек аерып торды. Прокуратура хезмәткәренең генә түгел, кешеләр белән эшләүче һәр вазифаи затның күңеле яхшы, гадел, намуслы булырга тиеш. Ләкин иң мөһиме, кешеләргә теләктәшлек күрсәтергә, кеше хәленә керә белергә, аңа килгән бәла-казаны үзеңнеке сыман кабул итәргә һәм тиешле чараны күрергә кирәк.

- Ришат Наилевич, коллегаларыгызга һөнәри бәйрәмдә теләкләрегез нинди?
- Прокуратураның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, игелекле йөрәк, бәхет, иминлек, сабырлык, һәм, әлбәттә, хезмәттә алга таба да уңышлар телим. Хезмәтегез оешканлык һәм гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен яклау теләге белән аерылып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев