Добро.рф платформасы: «Яшьлек» үзәгендә танып-белү очрашуы булган
Игелекле гамәлләр өчен яңа мөмкинлекләр.
«Яшьлек» Яшьләр үзәгендә «Форпост» үзәге белән берлектә танып-белү очрашуы узды. Очрашуда спикер буларак Гөлфия Шәяхмәтова чыгыш ясады. Ул яшьләргә Добро.рф платформасы, волонтёрлык проектлары һәм үзен волонтёрлык эшчәнлегендә сынап карарга теләүчеләр өчен булган мөмкинлекләр турында сөйләде.
Катнашучыларга платформада ничек теркәлергә, кызыклы чараларны табарга һәм төрле волонтёрлык проектларына ничек кушылырга мөмкин икәнен күрсәттеләр.
Очрашу җанлы һәм кызыклы узды: яшьләр сораулар бирделәр, волонтёрлык мөмкинлекләре белән таныштылар һәм шунда ук платформа белән эшләп карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев