Менделеевскида СВО гаиләләренә ярдәм системалы контроль астына алынган
Максат — даими һәм системалы контроль.
Роберт Искәндәров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кураторлар белән киңәшмә үткәрде. Моннан соң мондый очрашулар даими рәвештә, очрашып үткәреләчәк. Районыбызда һәр гаилә өчен җаваплы куратор билгеләнгән. Алар белән атна саен очрашулар уза, бу барлык мәсьәләләрне дә оператив рәвештә карап, хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кураторлар арасында район хакимияте хезмәткәрләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм оешмалар вәкилләре бар.
— Безнең максат — һәр гаиләнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын даими һәм системалы контрольдә тоту, аларны хәл итү. Без ихтыяҗларны һәм беренче чираттагы бурычларны ачыклыйбыз, аннан соң булган мөмкинлекләрдән чыгып, аларны хәл итү буенча эш тәртибен билгелибез. Сакчыларыбызның һәм аларның якыннарының бер генә үтенече дә игътибарсыз калмасын өчен, барысын да шәхсән контрольдә тотам. Бу юнәлештә без «Ватанны саклаучылар» федераль фонды белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Безнең уртак бурыч — егетләребезгә ышанычлы тыл тәэмин итү һәм алар Ватанны саклаганда, якыннары турында кайгыртачагыбызга ышаныч булдыру, — дип ассызыклады Роберт Искәндәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев