Электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьне алыштыра: Татарстанда 400 мең кеше күчкән
Соңгы елларда электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек бирүче татарстанлылар саны 15% ка арткан.
Бүген республикада 400 меңнән артык кеше әлеге документтан файдалана. Электрон форматка күчү өчен эш бирүчегә язма гариза бирү дә җитә — аннан соң Социаль фонд бүлеге хезмәт кенәгәсен цифрлы форматка күчерә.
Электрон хезмәт кенәгәсе (ЭХК) — традицион кәгазь документның цифрлы аналогы. Хезмәт чорлары, эш урынын алмаштыру, эштән азат итү һәм башка вакыйгалар турында барлык мәгълүмат Социаль фондның мәгълүмат системасында саклана. Бу хезмәткәрләргә үз стажлары турындагы мәгълүматны эш бирүчегә мөрәҗәгать итмичә, теләсә кайсы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алырга мөмкинлек бирә.
Электрон хезмәт кенәгәсендәге язмалар яклаулы мәгълүмат базасында саклана, бу документны югалту яки бозу куркынычын бөтенләй юкка чыгара. Эшкә урнашканда кәгазь хезмәт кенәгәсе тапшыру кирәкми — эш бирүче барлык мәгълүматны Социаль фонд системасыннан турыдан-туры ала. Хезмәткәр теләсә кайсы вакытта кенәгәгә кертелгән язмаларның дөреслеген тикшерә ала. Моннан тыш, мәгълүматларны автоматлаштырылган форматта җыю пенсия билгеләү вакытын кыскарта һәм стажны исәпләгәндә хаталар куркынычын киметә.
Электрон хезмәт кенәгәсе Россиядә 2020 елдан бирле кулланышта. Документның кәгазь форматы хезмәткәргә бирелә, ә алга таба хезмәт эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат цифрлы форматта алып барыла. Эшкә беренче тапкыр 2020 елның 31 декабреннән соң урнашучылар өчен кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелми — стаж турында мәгълүмат баштан ук электрон рәвештә генә алып барыла. Бу кагыйдә каникулларда вакытлыча эшкә урнашучы яшүсмерләргә дә кагыла.
Эдуард Вафин:
«Электрон хезмәт кенәгәсе — киләчәккә ышанычлы адым. Ул хезмәткәр өчен дә, эш бирүче өчен дә уңайлы. Без республика халкының электрон форматка өстенлек бирүен күрәбез, һәм аларның саны елдан-ел арта. Димәк, кешеләр цифрлы сервисларның ышанычлылыгын, уңайлылыгын һәм гадилеген бәяли».
Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына шалтыратырга ярый (тәүлек буе, бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев