Роберт Искәндәров һәм Дмитрий Макаров Менделеевскида уртак проектларны тикшергән
Район башлыгы Роберт Искәндәров «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров белән берлектә районда эшлекле сәфәр үткәрде.
Маршрутның беренче тукталышы — авыл хуҗалыгы басулары. Хәзер игенчеләр өчен урак өсте. Биредә эш темплары, шулай ук ашлыкны басулардан ындыр табакларына кадәр ташу логистикасы белән таныштылар.
«Аммоний Агротехнологияләре»нең бүлендек предприятиесе авыл хуҗалыгы өлкәсенә цифрлы сервисларны актив кертә. Алар туфракның торышын оператив һәм югары төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә.
«Аммоний Агротехнологияләре» — районның авыл хуҗалыгы тармагындагы алдынгы предприятиеләрнең берсе. Ул шулай ук республикада тармакны цифрлаштыру буенча алдынгы урыннарның берсен били. Мондый сервисларны куллану туфракка төгәл анализ ясарга һәм үзгәрешләргә вакытында реакция белдерергә мөмкинлек бирә.
— Без һәр гектар буенча чынбарлыктагы хәлне күрәбез, культурага кайда туклыклы матдәләр җитмәвен аңлыйбыз һәм бу мәсьәләне нәкъ кирәкле урында хәл итәбез, — дип билгеләп үтте Роберт Искәндәров.
Хәзер файдаланылмый торган җирләрне «Аммоний Агротехнологияләре» ҖЧҖ карамагына тапшыру мәсьәләсе хәл ителә. Предприятие чирәм җирләрне югары уңыш күрсәткечләре булган уңдырышлы басуларга әйләндерү буенча инде зур тәҗрибә туплаган.
Киләсе тукталыш — «Юниор» балалар лагере. Биредә Татарстан Республикасы бюджетыннан уртак финанслау һәм республика программасы кысаларында капиталь ремонтның беренче ике этабы тәмамланган.
Роберт Искәндәров һәм Дмитрий Макаров башкарылган эшләрнең күләмен һәм әлеге территориянең үсеш мөмкинлекләрен бәяләделәр. Үткәрелә торган эшләр нәтиҗәсендә балаларның куркынычсыз һәм уңайлы ял итүе өчен барлык кирәкле шартлар тудырылуы билгеләп үтелде.
— «Аммоний» мәгариф кластерын үстёрүгә зур көч куя. Мәктәпләр, балалар бакчалары, балалар иҗат үзәге — биредә белем бирүнең барлык дәрәҗәләре диярлек колачланган. Балалар лагере да үзара хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлёш. Без территорияне үстёрү вариантларын карыйбыз, — дип ассызыклады Дмитрий Макаров.
Менделеевскида бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге — бүген Россиянең башка шәһәрләрендә дә үрнәк итеп кулланыла торган тәҗрибә. Уртак инфраструктура һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру #химияродногорода программасы кысаларында дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев