Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Ведомство дәүләтчелекнең ышанычлы таянычы булып тора.

Бу һөнәр вәкилләренә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, Законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратура коллективының бердәм һәм нәтиҗәле формалашуында үзенең иң яхшы елларын прокуратурага багышлаган ветераннарның роле зур.
Хәзерге вакытта район прокуроры Ришат Шакировның зирәк җитәкчелегендә хезмәткәрләр югары һөнәрилек, хезмәт бурычын намуслы үтәү аркасында куелган бурычларны уңышлы гамәлгә ашыра.
Прокурор урынбасары Рамил Зәйнетдинов үзен җаваплы, намуслы, эшкә тугры белгеч буларак танытты. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Артем Закиров, прокурор ярдәмчесе Рөстәм Рафиков, Альбина Нуриева, Салават Гариповны актив гражданлык позициясе аерып тора, аларның төп сыйфатлары – кешеләргә битараф булмаган мөнәсәбәт, ярдәмчеллек. Канцелярия мөдире Марина Гудовская тәҗрибәле һәм тырыш хезмәткәр, теләсә нинди эшкә җаваплы карый.

Прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, эшләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев